ЯБЫШУ ф. 1) Җилем сыман ябыша-ябыштыра торган яки үзле әйберләр сылану, ягылып калу. Аяк асты тайгак, үзле балчык ябышып, күн итекләр күтәрә алмас хәлгә килде, җитмәсә, бер булгач булсын дигәндәй, йөзгә бәреп яңгыр сибәли башлады. Р.Вәлиев. Тешләренә карамель ябышкан икән. Сабантуй

2) Юеш булу сәбәпле, нәрсәгә дә булса сылану, сыланып берегү. Ә яңгыр һаман коя да коя, күзләрне әчеттерә, якадан агып кереп, тәнне калтырата, юеш кием, авыраеп, тәнгә ябыша. Р.Вәлиев. Юешләнеп маңгаема ябышкан чәчләремне тарар-тарамас артка җыеп куйдым да, кием шкафыннан җете кызыл майкамны, кыска джинс итәгемне алып, караватка ыргыттым. А.Әхмәтгалиева

3) Берегү, бер-берсенә кушылу, ялгану. Нәҗип йөзтүбән яткан килеш авыр йокымсырады, керфекләре кушылып ябыштылар, тәне әз-мәз җылынса да, тездән түбән ягы салкын килеш калды. А.Гыйләҗев. Кайнанасы бер-ике тапкыр «кире кайтсыннар, кешедән яхшы түгел» дип чакырып караса да, географ ханым, тирәнгә кереп тормыйча гына: – Бер киселгән икмәк кире ябышмый, – дип кенә җавап бирә, ә үзен «авыр килгән бәхет татлырак була» дип тынычландыра. Т.Галиуллин

4) Сырышу, сарылу, иярү. Яхшыга ефәк ябышканда, яманга тигәнәк ябыша, дип, юкка гына әйтмиләрдер шул, ярар, өйгә керим, капканы бикләрсең! Х.Ибраһим. Джинсы чалбарыма ябышкан әрсез тигәнәкләрне алып ыргыта-ыргыта, ниндидер рәхәтлек белән шул бакчага таба атладым. А.Әхмәтгалиева

5) Берәр нәрсәгә бозланып кату. Бозланган боламыкка кашык ябышып каткан. Г.Сабитов. Селкенми дә басып торган Бәдриҗамалның киез итеге бозга ябышып каткан булып чыкты. Н.Кәримова

6) Аумас, егылмас, батмас өчен, нәрсәгә дә булса тотыну. Сигез яшьтән утау утап, унике яшеннән сәнәк тотып үскән кавемнән – бирешергә теләмәде: егылып китәм дигәндә, тәртәгә тотынып өлгерде, соңыннан чана үрәчәсенә чытырдап ябышты. Н.Әхмәдиев. Урман авызына чыгып җиттем дигәндә, сул аяк каядыр убылып төште, буш кул таяныч эзләп нәзек ботакка ябышты, әмма ул гына коткара алмады – учта бар яфрагын калдырып өскә атылды: Гөлйөзем йөзтүбән капланды. Л.Зөлкарнәй

7) Гомумән кемгә яки нәрсәгә дә булса ныклап тотыну; бик нык тотынып, җибәрмичә тору. Теге бәндә, йөгерә-атлый килеп, Сакмаровның җиңенә ябыша. Т.Галиуллин. Бану бозауның арткы аякларына ябышып, бар көченә тарта башлады. А.Вергазов

8) Кабаланып, ашыгып нәрсәне дә булса тоту, нәрсәгә дә булса тиз генә тотыну; кинәт тотыну; тиз генә кулга алу. Бөтенесе дәррәү төенчекләргә, чемоданнарга барып ябыштылар. И.Нәбиуллина. Аучылар, сикереп торып, коралларына ябыштылар. Р.Фәхретдинов

9) Югарырак торган нәрсәгә тотыну, асылыну, тагылу. Ә ле менә Казанда мәктәп укучысының троллейбус артына ябышып йөргәнен төшереп алганнар. Ватаным Татарстан. Боларга кешеләрнең поездларның түбәсендә, ачык вагоннарның өстендә, вагоннарның кырыйларында я булмаса вагоннарның астына ябышып йөрү керә. Өмет

10) сөйл. Эшкә керешү, тотыну; бик зур теләк белән, бөтен игътибарны биреп нәрсәдер эшли башлау. Ике куллап, чытырдатып, яраткан һөнәремә ябышам! А.Гыйләҗев. Сөйләшеп, аңлашып, озын-озак кул кысышып торуны вакытны бушка уздыруга санап, шунда ук эшенә ябыша. Т.Галиуллин // Кинәт нәрсәгә дә булса күп игътибар бирә башлау; нәрсә белән дә булса мавыгу, кызыксыну. Әлеге детектор турында мәгълүмат биредәге халыкка Америка киноларыннан гына билгеле булганга, түрәләр, Интернет, энциклопедия кебек чыганакларга дәррәү ябыштылар. Д.Гыйсметдин // Зур теләк белән тотыну, бик теләп, тиз-тиз нәрсәгәдер тотыну. Елмаешып озаттылар да тагын тегү машиналарына ябыштылар. Т.Әйди. Инде кайтырга дип киенә башлаган печәнчеләр дә, кире өсләрендәге күлмәкләрен салып ташлап, сәнәкләренә ябыштылар. Ф.Яруллин

11) сөйл. Берәүгә ташлану, һөҗүм итү. Кешегә барып ябышырдай усаллыклары булмаса да, бераз күз-колак булып торырлар, төннәрен һау-һау килеп карак-угрыны куркытырлар дип, бирегә ике ата ялкау – Бим белән Сарбайны да чыгардым. А.Хәсәнов. Ни эшләсен: хәйран гына зур ач этне бәйдән ычкындырасы килсә дә, ябышуы бар дип уйлап, китә башлаган. Безнең гәҗит

12) сөйл. Ачулану, бәйләнү; канәгатьсезлек белдерү, тәнкыйтьләү. Язмаларына җим эзләгән тәнкыйтьчеләр дә чат ябыша аларга. Р.Миңнуллин. Кемнән үчен ала? Усалланып, Ач шагыйрьгә килеп ябыша ---. Ф.Яхин // Кемгә дә булса зәһәрләнеп, усалланып, кыйнау максаты белән һөҗүм итү. Зиннәткә Габдерәхимнең тупаслыгы ошамый иде, ул, төкереген чәчеп, аңа ябышмакчы булды, хатын сабыр гына: – Бәйләнсен, Зиннәт акыллым, бәйләнсен, – диде. Н.Гыйматдинова. Ыңгырашып җиргә тезләнгән Мостафа өстенә тагын эт көтүе сыман килеп ябыштылар. В.Имамов

13) Ялгану, кушылу (сүз, фикер тур.). Эчтеләр, капкалап алдылар, ләкин сүз ябышмый, кичәге йөгереклек юк иде. Р.Мирхәйдәров. Әңгәмәбез башланып китәргә генә итә, әмма сүзләребез ябышмый һәм ятышмый аптырата иделәр. Ф.Яхин

14) күч. Юану, нәрсә дә булса куллана башлау, нәрсә дә булса эшли башлау; шуның белән бик нык мавыгу. Егетнең сабырлыгы бетә, юаныч эзләп, аракыга ябыша. Р.Габделхакова. Нәтиҗәдә, симереп, артык авырлык җыеп, кеше дигән ялкау зат чирли башлый, даруларга ябыша. Н.Шәрифуллин

15) күч. Иярү, берегү (кушамат, исем тур.). Әһә, дим, эчтән генә, бригадир агайга кушамат ябышкан. Г.Якупова

16) күч. Аерылмау, якынлыкны югалтмау; ныклы бәйләнеш тоту. Үлсәң дә, туган җиреңә ябыш. Н.Исәнбәт. Һавадагы торнага ымсынып, кулыңдагы чыпчыкны очыра күрмә. Шәүкәтеңә ныграк ябыш, диюем. М.Маликова // Берәр нәрсәне югалтмас өчен яки булдыру максаты белән, бөтен көчне куеп тырышу, көрәшү. Тешең-тырнагың белән ябыш, үзеңнеке ит. Ф.Яхин

17) күч. Җуймау, уйдан-күңелдән җибәрмәү (өмет, хис-кичереш, уй тур.). Тәмам тилеләнеп, акылны җуйганчы дип, Сәүбән бөтен җан-күңеле белән балачак хатирәләренә ябышты. Г.Гыйльманов. Шушы өметемә чытырдап ябышырга теләгәндәй, мин калтыранган бармакларым белән әнинең телефонын кармалап алдым. А.Әхмәтгалиева

18) күч. Нәрсәне дә булса яклау, билгеле кеше, фикер һ.б.ш. ягында нык тору; билгеле карашны яклау. [Киртәләрнең] иң зурысы иске карашларга ябышып ятучы һәм үзләрен галим дип атаучы затларның яңарыш идеяләренә каршы чыгуы. Безнең мирас

19) күч. Максатына ирешү өчен теләсә нәрсәгә риза булу, төрле алымнар куллану. [Муллалар] казадан аман-исән котылу өчен, иң актыккы чараларга ябышалар иде. Г.Ибраһимов

20) күч. Нинди дә булса максат яки йомыш белән башкаларга сораулар бирү, нәрсәдер әйтү, аралашырга теләү; аралашасы килеп бәйләнү. Бу Фатихәттәй, ябышса, тигәнәк кебек ябыша икән. Г.Әпсәләмов. Бер дә бер көнне, шул гармунын тотып, урамда уйнап йөргән чагында, бездән өч-дүрт яшькә зуррак Шайтан Вагыйз дигән малай, кая, кубызыңны уйнап карыйм әле дип, сагыз урынына ябышты бит Рәдифкә. В.Нуруллин

21) күч. Нинди дә булса эшкә кул яту, кулы бару; нәрсәне дә булса бик оста башкара, эшли алу. Ә егетнең мондый эшләргә кулы ябыша икән, какканы-сукканы уңганлыгын бизи. М.Хуҗин. Агач эшенә дә кулы ябыша Наилнең. Т.Нәҗмиев

22) күч. Килешле, ятышлы булу, туры килү, йогышу; бәйләнешле булу. Күбесенчә, татар җырларының әүвәлге ике юлы ахыргы ике юлына һичбертөрле ябышмый. Гали Рәхим. Юк, Зәбир турындагы хикәят безгә ябышмый, хатын. В.Имамов

Ябышып калу Кайда да булса төпләнеп, яшәп, урнашып калу. Ләкин аның Мәскәүдән китәргә нияте юк, ул хакта уйларга да ярамый, ничек кенә итеп булса да, шунда ябышып калырга иде исәбе. В.Нуруллин. Хәер, бик теләсә, ул да таш калага ябышып кала иде. Н.Гыйматдинова. Ябышып чыгу Кыз турында: ата-ана ризалыгыннан башка, качып кияүгә чыгу. Солдаттан исән-сау котылып калсам, ябышып чыгарга да вәгъдә биргән иде. А.Шамов. Алай булгач, синекечә әйтсәм, мин сезнең Әмир абзыегызга ябышып чыгып ялгышканмын инде? В.Имамов

Ябыша бару Акрынлап, вакыт үткән саен ныграк ябышу. Кайбер галимнәр болай ди: конкреция шарга әверелсен өчен, ул ниндидер токымда баткан булырга, ә бу токым шарга төрле яклап ябыша барып, аны үстерә торырга тиеш. Кызыл таң. Үзе дә сизмәстән, ир Маринаның ихтыярсыз корган пәрәвезенә ныграк ябыша барды. Мәйдан

Ябыша башлау Ябышырга тотыну. Ярылган эченә, ыңгырашып, ике куллап ябыша башлаган иде, Сәйфулла, тезләнгән килеш, аның кулларыннан тотып алды. З.Зәйнуллин. Яклаучысыз калган йортларны эзәрлекләү, талау белән генә чикләнмичә, алар ялгызак хатын-кызларга, хәтта үсмер балаларга ябыша башладылар. Г.Гыйльманов

Ябыша тору Гел, даими яки әледән-әле ябышу. Бабай бәйләнсә, чәер шикелле, ябыша тора. Н.Дәүли. «Үзем, үзем!» – дип, миңа кушылмаган эшкә дә барып ябыша торгач, беләкләремә дә ит кунгандай тоелды. Сөембикә

Ябыша төшү Бераз ябышу; тагын да ныграк ябышу. Язмыш кыскан саен, ул каләменә үҗәтләнебрәк ябыша төшә. Ш.Камал. Закирҗанның кепкасы очкан, ул ат ялына ябыша төшәрәк алга яткан, Йолдызының борын тишекләре йодрык сыярлык булып кызарып киңәйгән – ул җилдәй узып китте. М.Мәһдиев

Ябыша язу Чак кына ябышмый калу. Хәнҗәремә ябыша язган идем бит, сылу бикә! М.Хәбибуллин

Ябышып бетү Тәмам ябышу; бик нык ябышу. Бары тик яшеннең калтыранган яктысында гына Аит аның ак җәймәсе чыланып, тәненә ябышып беткәнен шәйләп алды. Ә.Гаффар. Әйтерсең кемдер рәхимсез тукмап ташлаган – аяк-кулларны кыймылдатып булмый, бөтен тәне ватылган, күз керфекләре эренләп ябышып беткән, әле уянып торырга ниятләгәч тә, күзләрен ача алмый җәфаланды ул. Ф.Сафин

Ябышып җитү Тәмам ябышу; тиешле дәрәҗәдә ябышу. Аралар ябышып җитмәде. Ш.Галиев. Һәм шушы ике өлеш, асылда, бер-берсенә ябышып җитмиләр, бербөтен тәшкил итмиләр. А.Тимергалин

Ябышып калу Билгеле вакыттан яки вакыйгадан соң ябышу; бөтенләйгә ябышу. Тол дигән исем, яманаты, «аракы диңгезенә батты» дигән кара тамгасы ябышып калды! А.Гыйләҗев. Хәтта татар телендәге «шамакай» сүзе дә шушы Шәмәху якларыннан килгән цирк артистларына ябышып калган... А.Тимергалин

Ябышып китү Билгеле моменттан алып ябышу; әкренләп ябышу; ябыша башлау. Аларның мөнәсәбәтләре баштан ук ябышып китте, дип әйтеп булмас: кыз хат язарга вәгъдә итмәде, истәлеккә фотосын бирмәде. Р.Мирхәйдәров. Күп урынны алмасын, бер-беренә ябышып китмәсен, дисәгез, балан җимешләрен, юып киптергәннән соң, подноска тезеп туңдырырга куегыз. Шәһри Казан

Ябышып кую Тиз арада ябышу. Әмма әңгәмәдәшем белән аралашканнан соң, теге өстә телгә алынган ирек янына тагын бер сыйфат ябышып куйды. Шәһри Казан

Ябышып тору Гел, даими ябышу; вакытлыча ябышу. Ул шыр ялангач килеш күл ярындагы юан чыршыга ябышып тора, чалбар балакларын, җиңнәрен сызганган әрмән егетләре, сыңарышар чиләк тотканнар да, күлдән су чумырып алып, алмаш-тилмәш аның өстенә коялар иде. А.Гыйләҗев. Марҗа кызлары яшьлектә татарга ябышып тора да, олыгая башлагач, тән аерыла, җан аерыла икән шул... М.Галиев

Ябышып яту сөйл. к. ябышып тору. Шәһәр баеның ике ел рәттән авылга ябышып ятуына сәерсенә халык. Н.Гыйматдинова. Заманалар үзгәргәч, тынды тагын, хәзер кайда яңа эш табасың, булганына шөкер итеп, кушкуллап ябышып ятарга кирәк. К.Кара



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә