ЯБЫШТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. ябышу. Балчыгыгыз бигрәк үзле икән, туфлины ябыштырып кала, ди. Н.Хәсәнов. Көннәрнең эсселеге хәтта чиста ак күлмәкне дә тәнгә ябыштыра, Казан тузанының исе тамакка утыра иде. Ф.Яхин 2) Ябышу үзлегенә ия нәрсә кулланып яисә эретеп, чүкеп, әйберләрне бер-беренә ялгау; үзара беркетү. Ике тәүлек тоташтан бишенче йортның подвалында торбалар ябыштырам. А.Гыйләҗев // Төрле кисәкләрдән, әйберләрдән яңа бер нәрсә әзерләү, ясау. Аннары бик тырышып, линейка, циркуль белән сызып, җилем белән ябыштырып, калькадан очлы калфак ясады. М.Маликова 3) Төрле ябыштыргычлар ярдәмендә нинди дә булса өслеккә, җирлеккә башка бер әйберне беркетеп, берләштереп, бер итеп кую. Мин марка ябыштырырга онытуымны хатны почта тартмасына салгач кына исемә төшердем. Т.Әйди. Мин күзем белән идән-түшәмне, стеналарны айкап чыктым – ап-ак обой ябыштырылган түшәм уртасында тырпаеп торган тимер боҗраны гына мәзәксенеп, сораулы караш белән дүрәтәемә төбәлдем. А.Әхмәтгалиева. Документка фоторәсем ябыштыру 4) Берәр урынга дәвалау, каплау һ.б.ш. максат белән ябыша торган әйбер беркетү. Гәүһәр апа белән Сәрия Әбүзәргә беренче ярдәм күрсәттеләр: маңгаена йод сөртеп бәйләделәр, колак артына пластырь ябыштырдылар. А.Тимергалин. Пирамидага ике катлы скотч ябыштырып яки җилем сызып чыгабыз. Сөембикә 5) Гомумән нәрсәне дә булса башка бер әйбергә төшмәслек итеп беркетү, кую. Шул кымшанган арада, Нәсимәнең яңа гына ябыштырып киткән марлялары да кубып төшкәли. Ф.Яруллин. Үги ана яфрагы ябыштырып, аның да канын туктатты. В.Нуруллин. Кояш ашамасын өчен борынына кәгазь ябыштырган, бейсболка маңгайчасы астыннан күтәрелеп караганда, почык борыны күккә чөелә, әллә масая инде... А.Тимергалин 6) Йөз-кыяфәтне үзгәртү яисә тагын да матурайту максаты белән, вакытлыча беркетү, булганына өстәү, ялгау (сакал-мыек, каш-керфек, чәч һ.б.ш. тур.). Бу кашларыңны ябыштыргансың дип торам. А.Хәмзин. Батырҗан дәрвиш булып киенгән: сакал-мыек ябыштырган, чапан-чалма кигән. А.Гадел 7) Җилем яисә башка ябыштыргыч ярдәмендә нәрсәне дә булса ачылмаслык итү, тишеген томалау. Конвертын төкерек белән ябыштырып, өстенә китап бастырып куйгач, берара моңсуланып уйланып утырды. Ф.Җамалетдинова. Авызын скотч белән ябыштырып, аркасына үтүк белән басканнар. З.Мәхмүди. Тәрәзә ярыкларын ябыштыралар. К.Кәримов 8) Ватылган, кителгән әйбернең кисәкләрен, өлешләрен җилем яки башка шундый ябыштыргыч әйберләр ярдәмендә беркетеп кую, төзәтү. Бер ватылган чүлмәкне ябыштыра алганнары юк әле. З.Хәким. Самавырлар ябыштырып, тырмаларының сынган тешләрен утыртты, атларын дагалап җибәрде, кубыз, курай эшләп бирде, әмма сихергә кагылмады. Г.Гыйльманов 9) Вакуум һ.б.ш. белән беркетү; орындырып кую; бик нык якын китерү. Автоимгечләрне һәр сыер имчәгенә ябыштыра. Р.Батулла. Әнизәр, бер кочак кәгазь күтәреп лифттан чыгып килгәндә, колагына телефонын «ябыштырган» берәү белән бәрелеште. Г.Гыйльманов 10) Бер-берсенә кушу, бәйләү (сүз, җөмлә, фикер тур.). Сүзнең мондый төскә керүе мәҗлесне җиңел сулатып, авызы ачык калган агай-энегә газиз җаннарын кире кайтарды, Алабай исә, җөмләләрен чак ябыштырып, сәйләндәй итәргә тырышып тезеп тә алып китте: – Менә бит, карендәш! Ф.Яхин 11) күч. гади с. Җәза, шелтә бирү; чәпәү. Судка тарту гына түгел, бер өч ел ябыштырулары бик мөмкин. Ш.Камал. Дуслар бит «өшкерәләр»: «Хатаңны кабатлама!» – дип, Шелтә ябыштыралар... С.Рәхмәтулла 12) күч. Каты итеп, ачу белән әйтү; сылау. Рәсим ачулы сүзләрен тутырып, тәмам борычлап җавапламакчы булган иде дә, бригадир аңа ябыштырып та өлгерде: – Күперенмә, күркә булырсың! Ф.Яхин 13) күч. Кемгә дә булса сылтау, аңа кагылышлы итү, аның өстенә аудару. Шушы шикләрнең берсен дә ябыштыра алмыйсың Ирбулатка. Ф.Баттал. Унсигезенче елда Кырым комиссарларын үтерү вакыйгасы турында ишетеп беләсең. Әнә шул эшне ябыштырырга исәпләре. Р.Мөхәммәдиев 14) күч. гади с. Бирү, кушу (исем, кушамат тур.). Чепек күзле чуваш Степанга җеназа вакытында буталып йөргәне өчен ябыштырыла «мәет козгыны» дигән атама. С.Поварисов. Бигрәк ямьсез кушамат инде, иеме? Гел уйламаганда ябыштырдылар миңа аны. А.Гыймадиев 15) күч. гади с. Тагу (исем, ярлык һ.б.ш. тур.). Дөрес, музейга милләтчелек ярлыгы ябыштырырга сылтау табылмый, әмма, милли ихтыяҗларын канәгатьләндерүне таләп итеп, Кишинёвка һәм Мәскәүгә гагаузларның хатлар яудыруы артуын башкача ничек аңлатасың? Т.Әйди. 1990 елга чаклы, әдипнең исеме, әдәби мирасы туган халкына яңадан кайтканчыга тикле, 1917 елга кадәрге Г.Исхакый буржуаз-милләтче язучы дип йөртелгән шикелле, аның эмиграция чоры эшчәнлегенә дә төрле сәяси ярлыклар ябыштырылды, ә Икенче бөтендөнья сугышы елларындагы сәяси мәсләге, тоткан юлы хакында төрле имеш-мимешләр йөрде. М.Хәсәнов // Берәү турында дөреслеккә туры килмәгән фикер тудыру, анда булмаган сыйфатны бар дип күрсәтү. Менә ул сәяхәтнамәдә төркиләргә ябыштырылган ялган юллар. М.Хәбибуллин. Шәмгунның башкалар аңа ябыштырып сөйләгән «усаллыгы» юклыгын Гөлнара аңларга өлгерде. Ф.Яхин 16) күч. сөйл. Кыстыру, ялгау, дәвам итү, кирәкле сүзне кушып җибәрү. Егетләрнең берсе [бу хәбәрне] сүз арасында килеп чыккан бер әңгәмәгә ябыштырып әйтте. Ш.Камал 17) күч. Соңыннан кушу; табигый булмаганча, ясалма рәвештә берләштерү. Язылган әсәргә, халыкны күңелләндерү өчен, аерым җыр, бию картиналары кертеп, музыка язып ябыштыру әсәрнең дә, музыканың да әһәмиятен генә югалталар. М.Җәлил 18) күч. Ияртү, алу, үзендә булдыру. Сез моннан кайтып киткәндә анализларыгыз бик яхшы иде, ә хәзер сез үзегезгә тагын бер чир ябыштыргансыз. З.Кадыйрова 19) күч. Үзенә тарту, җәлеп итү; якын, үз иттерү, җылы хисләр уяту. Бер йөрәкне бер йөрәккә ябыштыра торган кич... Т.Миңнуллин. Чебенне – бал, каракны мал ябыштыра. Х.Бәдигый. Колагында һаман әле яңгырап торган бала тавышы аны әлеге таш йортка ябыштырып-беркетеп куйган иде. Г.Гыйльманов // Үзеңә бәйләп кую; яраттыру. Хәзерге егетләрне көчләп үзеңә ябыштырмасаң, алар сакалы агарганда да өйләнми! Н.Гыйматдинова. Аптырыйм: нинди көч вә сихер берлән Ябыштырдың садә җанымны үзеңә. Ш.Җиһангирова 20) күч. гади с. Сугу, сугып җибәрү; кундыру. Егеткә бик каты ябыштырдылар ---. Кызыл таң ◊ Ябыштырып алу этн. Кызны, ата-анасы ризалыгыннан башка, яшерен никах укытып, хатынлыкка алу. Ата-анасыннан ризалык сорамыйча, кызны ябыштырып алдың бит. Г.Әпсәләмов. Кыз урлаумы? Аны, ябыштырып алу, диләр... Т.Нәбиуллин. Ябыштырып чыгару к. ябыштырып алу. Кайдан ишеткәннәр ул минем Гыйбай бабайның уналты яшьлек кызны үзенә ябыштырып чыгаруын? Г.Ибраһимов. Нигъмәтҗан күчернең кызын ябыштырып чыгарды. Г.Камал Ябыштыра бару к. ябыштырып бару. Газета-журналлардан тәрбия темасына язылган мәкаләләрне, кисеп алып, аерым альбомга ябыштыра барды. Ф.Яруллин. Күргән бер матуррак конфет кәгазен стенага ябыштыра бара. Р.Батулла Ябыштыра башлау Ябыштырырга тотыну. Иелеп, ул белдерү ябыштыра башлады. М.Галиев. Ябыштыра башла, чәпчемә, кеше карап тора. Р.Сәгъди Ябыштыра тору Башка бер эш-гамәлгә кадәр яки шул эш башкарылган вакытта ябыштыру; даими ябыштыру. Бәйләвен дә көнләп түгел, купкан саен ябыштыра тордык. Ф.Яруллин. Шул тирәдә йөри, белдерүләр ябыштыра торгач, шаһитлар да табылды. Кәеф ничек? Ябыштырып алу Тиз генә ябыштыру, җиңел генә ябыштыру. Өйдә бер бүлмәмә обой ябыштырып аласы бар иде. З.Фәйзи. Чүпрәк күбрәк булдымы, әллә салкыннан кергән көпшә үзенә ябыштырып алдымы, ул, яртылаш кереп, туктап калды. Р.Сафин Ябыштырып ату сөйл. к. ябыштырып алу. Обой ябыштырып ату Ябыштырып бару Даими, эзлекле рәвештә ябыштыру. Гәзитләрне көннекен-көнгә ябыштырып барырга шәһәр хакимиятенең акчасы юк иде, күрәсең. А.Хәлим Ябыштырып бетерү Барысын да ябыштыру; бик күп ябыштыру. Икәү бергә детальләрне ябыштырып бетереп, контрольгә тапшырдылар. Х.Камалов. – Фатирың диварларын доллар белән ябыштырып бетергәнсеңдер, – диде аңа Мөнир, шаярып. А.Хәсәнов Ябыштырып җибәрү Аз гына ябыштыру; тиз генә ябыштыру. Син дә, егет, бераз каш ябыштырып җибәр, Шамкай сине күрсә, шатлыгыннан сөенеп үләчәк! Р.Шәрәфиев Ябыштырып җиткерү Тиешле дәрәҗәдә, тулысынча ябыштыру. Боларны автор бары тик Сабирулланы ялгыз калдыру өчен генә эшләгән, шунлыктан ябыштырып җиткермәгән, дигән фикер кала. М.Хәсәнов Ябыштырып карау Ябыштырырга тырышу; сынау өчен ябыштыру. Төзегән бу өйләрен югалтмау өчен, өй тирәли вак ташлар да куеп чыкканнар, өй түбәсенә тигәнәкләр дә ябыштырып караганнар. Әкият. Минем дә бер, ут уйнатып, тимерне эретеп ябыштырып карыйсым – шул эшне татып, белеп карыйсым килде! Ш.Галиев Ябыштырып кую Ябышкан хәлгә китерү; тиз арада ябыштыру. Гомәр хат язылган кәгазьне пөхтәләп дүрткә бөкләде, өстәлдә яткан авиаконверт эченә тыкты да конвертның өчпочмаклы капкачын телендә шудырып ябыштырып куйды. Г.Рәхим. Гүя ул матур йөзне кемдер кыра-кыра каерып алган да аның урынына бака тиресе ябыштырып куйган. Р.Габделхакова Ябыштырып чыгу Һәрберсен бер-бер артлы ябыштыру. Ася аркадагы яраларны спиртлы тампон белән чистартты, аларга яра пластыре ябыштырып чыкты. Х.Камалов. Җәйге аяз күк сыман зәңгәрсу обойлар ябыштырып чыккач, бүлмә иркенәеп, яңарып киткәндәй булды. Р.Габделхакова |