ЯБЫШТЫРМА и. 1. махс. Китап эченә ябыштырып куелган өстәмә бит яки рәсем. Китап ябыштырмасы

2. с. мәгъ. сөйл. Ябыштырылган, ябыштырып куела торган. Өстән кушу буенча, борынгы классик стильдә, шактый купшы итеп проектланган йортны «гадиләштерәләр»: коринф стилендә бизәлгән колонналарны вәхшиләрчә җимерәләр, гипстан ясалган матур-матур ябыштырма бизәкләрне ватып чүплеккә ташлыйлар, әзер таш вазаларны зур чүкеч белән чәлпәрәмә китерәләр. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә