ЯБЫШТЫРГЫЧ и. 1. 1) сөйл. Пластырь. Ябыштыргычны куптарып карадылар, кендек янә астан өскә таба йөри башлады, хатын тиз генә аны киредән ябыштырып куйды. З.Хөснияр

2) Кәгазьдән яисә башка шундый юка, җиңел материалдан ясалган һәм бер ягына төрле рәсемнәр, символлар төшерелгән, икенче ягы ябышу үзлегенә ия булган нәрсә; русчасы: наклейка. Әгәр сатучы татарча белә икән, сату аппаратына махсус ябыштыргыч беркетәләр. Ватаным Татарстан. Айфонында «Парклар һәм скверлар елы» эмблемасы төшерелгән ябыштыргыч. Шәһри Казан

3) Аяк һәм өс киемнәрендә һ.б.ш. әйберләрдә төрле өлешләрне, якларны бер-берсенә беркетү максатларында кулланыла торган, кыллары булган материалдан һәм йөнтәс өсле тукыма кисәгеннән гыйбарәт җайланма; русчасы: липучка. Баланың әнисе ябыштыргыч белән куела торган коткару түгәрәген кигертеп, бер минутка гына калдырып китә. Мәйдан

4) сөйл. Эретеп ябыштыргыч; русчасы: сварка. Тимер-томырны ябыштыру хаҗәтең белән аны эзләп килсәң, көне буе янында утыртып, кичкә бер-ике җирдән ябыштыргыч белән төртеп бирә инде анысы, рәхмәт төшкере, йомышлыны алай бер дә кире какмый. Ф.Яхин

2. с. мәгъ. Ябыштыра торган; ябышу-ябыштыру үзлегенә ия булган. Булса, фоторәсемгә төшереп, ябыштыргыч тасмага күчерерсез. М.Насыйбуллин. Башта катыргылардан сылап каркас ясала да, ябыштыргыч алман кәгазе белән тышлана. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә