ЯБЫШКАКЛАНУ ф. сөйл. 1) Ябышкакка әйләнү. Боламык ябышкакланган 2) Бәйләнчекләнү, тагылу, бәйләнчеккә әйләнү. Матур кызлар күрсә, ябышкаклана ул шулай. Идел Ябышкаклана бару Торган саен күбрәк ябышкаклану. Яфраклар ябышкаклана бара Ябышкакланып тору Сөйләү моментында яки гомумән ябышкак булу. Ә менә берничә көн дәвамында яткан ит кисәге шәлперәйгән кебек күренә, кул белән тотканнан соң ябышкакланып тора. Заман сулышы |