ЯБЫШКАК с. 1. 1) Бик ябыша торган, ябышучан. Аның каравы кичке чәйгә «борын» саен берәр ябышкак карамель эләгә. А.Тимергалин. Кышын каз мамыгыдай ак кар белән капландылар, язын нарат сагызыдай ябышкак сазга чумдырдылар. Ф.Җамалетдинова

2) күч. Бәйләнчек, бәйләнүчән. Аның, билгеле, бу ябышкак карчыкны селтәп ташлыйсы килде, ләкин аның йөзенә күтәрелеп карагач, аның чандыр йөзендәге, эчкә баткан нурсыз күзләрендәге коточкыч кайгы, әрнү күреп, тетрәнеп китте. Н.Фәттах. Бәхтияр шәкерт ябышкак кунак кыздан арына алмый. С.Сабиров

3) күч. Бер дә күңелдән, баштан чыкмый торган. Мунча сагызы төсле ябышкак уйларын куарга тырышты Сәет. Т.Галиуллин. --- тик ни өчендер ул әрсез һәм ябышкак хисләреннән бөтенләй үк котыла алмый, уйлары бүтән хасиятләр белән яшәгәндә дә, кайдадыр якында гына, әлеге нәрсәнең тынгысызланып хәрәкәтләнгәне күзен чекерәйтеп белгертеп тора. А.Вергазов

2. и. мәгъ. 1) Ябыша торган әйбер. Зәкәрия күземнән ябышкакны кубарып алды. Бу тормышта ниләр бар?

2) күч. Бәйләнчек кеше. Аннары мин үзем дә аңа артык сырышмадым, кыенсындым, «ябышкак» булудан, әрсез булып күренүдән сакландым. Л.Шагыйрьҗан. Минем сүземә ышанмасаң, кич үзең күрерсең: ирең Сариягә борылып та карамаячак. Сиңа ябышкак булып ябышачак. Ш.Җиһангирова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә