ЯБЫРЫЛЫШУ ф. урт. юн. к ябырылу. «Кырылыш бар», – дип җилләр, барып, төрле якка зарлар салгач, карга-козгын, кан өстенә ябырылышып, каркылдашып, әйтерсең лә үлеләрдән көлә-көлә шаркылдашып, көбәкүзләр кигән күкрәкләр өстенә утырдылар; үлем калдырган байлыкны бүлешергә тотындылар. Г.Рәхим. Әнә шул мәет җаннар, төнге ярканатлар кебек, безнең изге имәнебезгә дә ябырылышканнар, аны фашист билгеләре белән тутырганнар, имеш. Т.Нурмөхәммәтов |