ЯБЫРЫЛУ ф. 1) Ашыгып, каударланып, барысы бергә кинәт бер үк юнәлешкә, бер үк нәрсәгә ташлану. Халык, ташкын булып, ишекләргә ябырылды. В.Нуруллин. – Ахырзаман килде, ахырзаман! – дип кычкырып, яллы сакчылар, берсен берсе изә-сыта, тимер капка бигенә ябырылды... В.Имамов

2) Нәрсәне дә булса күп булып, кинәттән каплап алу; сарылу, уратып алу. Бу халык хисапсыз иде, алар, ерактан каралып яткан нарат урманнарыннан алып Идел белән кала арасында булган бөтен болынны, шикәргә ябырылган кара чебен кеби сарып алганнар иде. Гали Рәхим. Инде җәйнең озын көне сүрелеп, ишегалдындагы баганада лампа кабызырлык караңгы иңгәч, хуҗа кеше түзмәде, черки ябырылган муенын каплардай кием эзләп өйгә кереп киткән җиреннән юк булды. К.Кәримов

3) Комарлык яки комагайлык белән берәр эшкә, шөгыльгә тотыну. Республика җитәкчеләребезнең күбесе, ни сәбәптәндер, спортка ябырылдылар, ә рухи дөньябыз, мәдәни һәм тарихи байлыкларыбыз икенче планга күчте. Р.Вәлиев

4) Комсызланып һәртөрле ризыкка, ашау-эчү әйберләренә ябышу, ташлану. Бала-чага, яшүсмерләр шау-шу килеп талаша-талаша боткага ябырылдылар һәм бер бөртеген дә калдырмыйча ашап бетерделәр. М.Галәү. Кунаклар исә кайтып төшүләре белән сусыл җимешләргә ябырылдылар. К.Тәхау

5) Берәр процесс, вакыйга һ.б.ш.ның көтмәгәндә, берьюлы һәм кинәт булуы турында. Мең елларга киткән тарихыннан – Борынгыдан килә Казаным, Тирән эзен салып катламнарга Ябырылган бәла-казаның. Ф.Тарханова. Кинәт ябырылган бәла алдында каушап калу да – була торган хәл. Кызыл таң

6) күч. Кинәттән бик күп булып һөҗүмгә ташлану. Акгвардиячеләр һәм ак чехлар Көнчыгыш фронтка ябырылдылар. М.Хәсәнов. Исән калганнар, аркага арка куеп, атларының койрыгын койрыкка борып, җан ачысы илә акырып, бихисап күп дошман гаскәренә ябырылдылар. Р.Батулла

7) күч. Кемгә дә булса берничә кеше кинәттән күп итеп сораулар бирү яки, канәгатьсезлек белдереп, тәнкыйть сүзләре яудыра башлау. – Бала табамы? – дип, сораулар белән ябырылдылар. Г.Кутуй. Чираттагы бер педсовет утырышында укытучылар Зайцевка ябырылдылар. В.Имамов

8) күч. Берьюлы күп булып килү, туу, төшү (уй, фикер, хис тур.). Ул арада Зиннәтнең җилбәзәк күңеленә тагын авыр уйлар ябырылды... Г.Гыйльманов. Шулай да торып китәсе килми, җанга көз суыклыгы гына түгел, хәтер төпкелендәге авыр уйлар да ябырылып маташа иде. Сөембикә

Ябырылып төшү Берьюлы күп булып килү; каударланып, ашыгып, берьюлы күп булып нәрсәгә дә булса ташлану. Бөтен бер ил өстенә кинәт ябырылып төшкән авырлыклар, канлы фаҗигалар да, асылда, шуңардан башланды. Ә.Еники. Нигә берәү дә аның хәлен сорашмый, аның чал башына кинәт ябырылып төшкән хәсрәтен бүлешергә ашыкмый?.. А.Гыйләҗев. Ябырылып яту Нәрсәгә дә булса ябышкандай, кузгалмыйча тору. Әмма мондый китапларга ябырылып ятучылар без үзебез түгелме соң?! Р.Зарипов. Менә шулай фәннәргә ябырылып ятучы студентларыбыз гаилә тормышыннан читләшә башлады. Безнең гәҗит

Ябырыла башлау Ябырылырга тотыну. Көннәрнең берендә азгын казанлылар Сафагәрәй ханга каршы кузгалып, өстенә ябырыла башладылар. Һ.Атласи. Ә Хәдичә өстенә бер-бер артлы бәхетсезлекләр ябырыла башлады. М.Хәсәнов

Ябырыла тору Берөзлексез ябырылу; һәрвакыт, гел ябырылу. Чөеп ыргыта торабыз, өскә ябырыла торалар. Ф.Яруллин. Тик бу – халыкны туктатып калмады, ишектән кергән берсе шул буфетка ябырыла торды. Безнең гәҗит

Ябырыла төшү Тагын да ныграк ябырылу. Халык ябырыла төште

Ябырылып алу Тиз генә ябырылу. Беркөнне теге кыз өч балаклы ыштан теккән дә, бу абыстайны талчукка сатарга чыгарган, талчукның бөтен халкы ябырылып алып, бөтен базарны күтәргәннәр. Г.Исхакый

Ябырылып тору Һәрвакыт, гел ябырылу; әле, хәзер ябырылу. Машиналарының гомерен шул рәвешчә азмы-күпме озайтырга тырышып һәм сезонлы эшкә ябырылып торучы урыс, татар, мари крестьяннарын алдаштырып, ул үзенә акча туплый һәм шул акчага соңыннан чит илдән кыйммәтле, ләкин һәйбәт машиналар алдыртмакчы була иде. М.Галәү. --- тәхет өчен Күчемнең бабасын үтергән тайбугачыларны да, тайбугачыларны үтергән шәйбәниләрне дә, Себер өстенә даими рәвештә үлем явы белән ябырылып торган кыргыз-кайсакларны, казахларны да күздә тота карт чичән, чөнки алар барысы да төрки-мөселманнар бит ---. Ф.Бәйрәмова

Ябырылып яту сөйл. к. ябырылып тору. – Минекеләр китмиләр, үлән булса, ябырылып яталар, дип, атларын озын гына тышаулап җибәрде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә