ЯБЫНЧА и. 1) Хатын-кызлар йөз яшерү өчен ябынып йөри торган махсус бөркәнчек. Ул карады миңа бары бер генә кат, Шуннан башын бөкте, бакмады. Мин карадым, ә ул йөзкәйләрен Ябынчасы белән каплады. Һ.Такташ

2) Гомумән кием өстеннән бөркәнеп йөри торган җиңсез кием. Кам Ана мөгезле тастарын, ябынча күк тәкә тиресен салып куйды, йокы бүлмәсенә кереп, ятакка ауды. Л.Зөлкарнәй. Таң атар-атмаста алар күрде: барасы юл өстендә кара ябынча бөркәнгән бер җайдак тора. Р.Батулла

3) Фата. Күзләр аша күңелгә үтеп уелганы: кием шкафының өстәге тоткасына эленгән ап-ак туй күлмәге, чәчәкле калфакка беркетелгән өрфия ябынча һәм идәндәге ак туфлилар. К.Булатова

4) Мантия. Айдар Фатих улы аңа хөкемдарның иң мөһим һәм даими төп билгесе булган мантия (ябынча) тапшырды. Идел

5) зоол. Кайбер умырткасыз хайваннарның тәнен каплаган тире катлавы. Моллюскларның ябынчасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә