ЯБЫНУ ф. 1) Өскә нәрсә дә булса ябу, каплау. – Берни дә әйтмим, диде Гөлфинур һәм вак чәчәкле тышлык белән тышланган йон одеалны өскә тартып, башыннан ук ябынып ятты. А.Вергазов. Шуннан соң гына тынычланып, өстенә мал карарга кия торган халатын ябынды да чыгып китте. Г.Гыйльманов

2) Нәрсәне дә булса башка бөркәнү яки бәйләү. Әби, төенчегеннән алып, аякларына юка гына, өр-яңа ап-ак йон оекбашлар киде, яулыгын ябынды да намазлыкка басты. З.Зәйнуллин. Алсу күлмәгенең кыска җиңнәрен сыпыра-сыпыра, олы шакмаклы кара шәлен ябынды. Ф.Җамалетдинова

3) күч. шигъ. Нәрсә белән дә булса каплану, өртелү (табигать күренешләре тур.). Тирә-юнь яшел юрган ябына, юкә ябалдашларында сандугачлар сайрый, күке кычкыра. К.Хисаметдинова

Ябына башлау Ябынырга тотыну, ябынырга керешү. Тәннәрендәге ул йон гына аларны салкыннардан, төрле табигать көйсезлекләреннән саклый алмагач, борынгы бабаларыбыз үзләренә азыкка үтергән җанварларның тиреләрен салдырып, өсләренә ябына башлаганнар. Г.Тавлин. Агачлар, моңаеп, яфракларын коя башладылар, җир үзенең сарылы-яшелле мамыктай йомшак юрганын ябына башлады. Көмеш кыңгырау

Ябына төшү Бераз ябыну; тагын да ябыну. Акыртын гына торып утырды, бөтен тәненнән, бик кызулап үтеп бара торган карлыгач очуы кебек, тәнен чемердәтеп, бер суыклык, бер чиркану узды, юрганын ябына төшеп, янындагы шырпысын кабызып идәнгә басты. Г.Исхакый

Ябынып алу Берникадәр ябыну. Бакчадагы шул сары, кызыл төсле яфракларны ябынып алгач, җирдә икенче төрле тормыш башланган кебек. Ф.Сафин

Ябынып җибәрү Тиз генә ябыну. Менә шул кофтаны ябынып җибәр, җылынып китәрсең. Сөембикә

Ябынып карау Сынау өчен ябыну. Карчыкның карт күзләренә нур кереп китте, күңеленә дулкын йөгерде, гомерендә күрмәгән җылы мамык шәлне, балалар кебек шатланып, шунда ук ябынып карады. Г.Ибраһимов

Ябынып кую Ябынган хәлгә китерү; алдан ябыну. Хәтта инде, миннән яхшырак качар өчен булырга кирәк, башына шәл дә ябынып куйган. Г.Рәхим. Әйтерсең сыер фермасында чәчкә бәйрәме: кызлар әниләренең кунакка гына бәйли торган яулыкларын фермага эшкә ябынып киләләр, кайберсе сандык төбеннән чәлдереп алып килә дә солдатлар күренгәч кенә ябынып куя. З.Кадыйрова

Ябынып тору Әле, хәзер ябыну; вакытлыча ябыну. Тукталышта автобус көтеп, шул «чапан»ны ябынып тордым. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә