ЯБЫНГЫЧ и. сөйл. 1) Өскә ябына торган юрган, одеял, плед, җәймә һ.б. нәрсәләр. Өс киемнәрен салып бер читкә куйды, иске ябынгыч астына кереп ятты да шундук йокыга китте. Н.Фәттах. Бер ябынгычлы бер ятакта ике кеше йоклаган. Ә.Мушинский

2) сир. Ябынча, бөркәнчек. Монда ул аны затлы кием, кыйммәтле ябынгыч бөркәнгән яшь кенә кыз рәвешендә сурәтли. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә