ЯБЫЛУ ф. 1) кайт. юн. к. ябу I. Кабина ишеге шапылдап ябылды, һәм алар кисәк кенә кузгалып киттеләр. Н.Фәттах. Әнигә икәүләп кул изәгәч, лифт ишеге янә теләр-теләмәс, озаклап кына ябылды. А.Әхмәтгалиева

2) төш. юн. к. ябу I. Пләтән төрмәсендә күпмедер ябылып ятканнан соң, аны, каты авырып китүе сәбәпле, төрмә шифаханәсенә күчерәләр. Р.Мостафин. Хәдичә азга гына, әйтергәме-юкмы дигәндәй уйлангандай булды да Кавины сискәндереп җибәрде: – Утыз сигезенче елны алты айга якын мин НКВД подвалларында, төрмәсендә ябылып яттым. З.Зәйнуллин

3) Йомылу. Ә төн җиткәч, суынгач, чәчәк ябылган – зинданга әверелгән, кояш чыкканчы, нечкәбил тоткын җырын җырларга мәҗбүр. Ә.Зарипов

4) Бөтәшү, төзәлү. Яра ябылганга карап, авыртуы, әрнүе кимегәндерме, юктырмы – анысын инде үзе генә беләдер. Сөембикә . Ләкин әле тагын ике ел янбашындагы яра ябылмый. Кызыл таң

5) күч. Кешеләр белән ачылып сөйләшүдән, аралашудан туктау. Элек тә бик болагай хатын түгел иде, хәзер бөтенләй ябылды. Р.Батулла. Ни ачык кеше шул мизгелдә күзгә күренеп үз-үзенә ябылды. Д.Гыйсметдин

Ябылып яту 1) Ниндидер ашыгыч эшләр, мәшәкатьләр яки башка сәбәпләр аркасында өйдән беркая чыга, беркая бара алмау. Һәммә кеше йөри дә йөри, мин генә тик ябылып ятам, миңа ни бәйрәм юк, ни җомга юк. Г.Камал. Һичкайда чыгу юк миңа, мин бу өйдә ябылып ятам, Бераз гына булса да хәл җыймыйм эштән ичмасам. И.Хәйруллин; 2) Үсмәү, алга бармау, яңалыкка каршы булу, дөнья белән кызыксынмау. Кешеләргә, күбрәк укыгыз, күбрәк сәяхәтләр ясагыз, үзара аралашыгыз, үзегезгә генә ябылып ятмагыз, дияр идем. Яңарыш

Ябыла бару Аз-азлап, акрынлап ябылу. Улы турында әйтелгән һәрбер җылы сүз ана йөрәгендәге ярага шифалы яфрак булып ябыла барды. Г.Галиева. Милли мәктәпләр ябыла бара, татар китапларын басу нык кими. М.Вәлиев

Ябыла башлау Ябылуга таба бару; ябылырга тотыну. Җил минем уйларымны ияртеп алып китә, керфекләрем авыраеп ябыла башлый, башым күкрәгемә салына, кинәт үзем гырлаганны үзем ишетеп, сискәнеп, башымны күтәрәм. А.Гыйләҗев. Ул әле бер уйга килергә дә өлгермәде, лепелдәп ябыла башлаган ишекне каерып, автобуска кереп тә китте. Л.Ихсанова

Ябыла килү Күптәннән бирле һаман ябылу. --- кай тирәләрдә бездән «качып йөри» икән ул «яулап алынган хөррият», тоташтан ябыла килгән татар мәктәпләре, гуманитар я педагогика институтлары, юкка чыгарылган милли факультетлар бусагасында яшь агызып ятамы ---? Т.Галиуллин. Татар мәктәпләре күпләп-күпләп ябыла килгән, «татар теле озакламый бетәчәк» дигән фикер югары оешмаларда һәм халыкта да һаман ныгый килгән чорда! М.Вәлиев

Ябыла тору Даими, әледән-әле ябылу. Мәктәпләр дә ябыла тора. И.Фәйзрахманов. Базарның сәүдә урыннары берәм-берәм ябыла тора, сәүдәгәрләр малларын башка җиргә күчерә башлыйлар. Шәһри Казан

Ябыла төшү Бераз ябылу. Нечкә сүзне әйткәндә, ияк ябыла төшеп, тел алгарак килә. Г.Алпаров. Һаман да бер үк төрле сораулар туйдырганга, мин ябыла төштем. Шәһри Казан

Ябылып алу Билгеле вакытка ябылу. Үз бүлмәсендә ябылып алган Газизчик тыныч кына бер көйне скрипкасында уйнап җибәрер дип, берсе дә көтмәгән иде. Ф.Яхин

Ябылып бетү Бөтенләй ябылу; барысы да ябылу. Ябылып бетмәгән яраңа тагын тоз салсам, кичер, халкым. А.Хәсәнов. Шул вакыт, борыны белән ябылып бетмәгән абзар ишеген ачып, бакча якка Сөнгатьнең дуңгызы килеп чыкты. Аманулла

Ябылып җитү Тулысынча ябылу, тиешенчә ябылу. Ут яндыруга, өстәлдәге тәмәке төпчеге, арткы яктан чыга торган ишекнең ябылып җитмәве Вафаның шиген арттыра. А.Алиш. Икенчесе – пыяла күзенең кабагы – ябылып җитми. Г.Мөхәммәтшин

Ябылып калу Ниндидер сәбәптән ябылу; ябылырга өлгерү. Минем белән бергә тагын дүрт кеше ябылып калды. Г.Гыйльманов. Вера артыннан җилкапка ябылып калганда, авыл татлы йокыда иде әле. З.Мурсиев

Ябылып килү Ябыла башлау, бераз ябылу; ябылуга таба бару. Ул шул сүз берлә Вәли мәхдүмнең ябылып килә торган ярасын тагы уятты. Г.Исхакый. Янәшәдә генә инде түбәсе ябылып килгән соры төстәге таш терлек абзары, бернигә исе китмәгәндәй, югарыга ашкынып утыра иде. А.Вергазов

Ябылып китү Кисәк ябылу; ниндидер сәбәпләр аркасында, нәрсәдер тәэсирендә ябылу. Егет балта белән чөйнең очына бер генә бәргән икән, чөй атылып та киткән, агач ярыгы шап итеп ябылып китеп, Шүрәленең бармагын да кысып алган. Әкият

Ябылып кую Ябылган хәлгә килү. Аңа [мәдрәсәгә] бөтенләй ябылып кую куркынычы да яный әле. С.Поварисов. Әле генә без казыган кабер үзлегеннән ябылып куйды, җитмәсә, кара җир яшел чирәмгә әйләнде, чәчкәләр үсеп утыра, ботакларда кошлар сайрый, диләр. З.Мурсиев

Ябылып тору Даими ябылу; вакытлыча ябылу. Ул таза-сау, ябылып торудан бераз төсе генә качкан иде. М.Маликова. Мәктәпләрдә татарча укытылды, клублар ябылып тормады, театрлар уйныйлар иде. Д.Каюмова

Ябылып яту сөйл. к. ябылып тору. Син хөҗрәңдә ябылып ятасың икән, Абдул. Г.Әпсәләмов

ЯБЫЛУЧЫ и. Кулга алынган, төрмәгә ябылган кеше. Тәүлек ярымнан (ябылучылар егерме-утызлап кеше җыелган иде) кайсыдыр бер шәһәргә китереп төшерделәр. Ә.Баян. Ябылучылар арасында гаиләсендә фәкать кызлар гына булган Гайнулла агай да була. Ф.Гарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә