ЯБЫКТЫРУ ф. йөкл. юн. к. ябыгу. Ә мин сезне ябыктыру өчен башка бер дару да таба алмадым... Р.Вәлиев. Әй килен, килен, су тагын да ябыктыра. Н.Гыйматдинова

Ябыктыра бару Торган саен ныграк ябыктыру. Авыруы аны торган саен ябыктыра бара

Ябыктыра төшү Бераз ябыктыру; тагын да ябыктыру. Авыр физик эш сине ябыктыра төшкән

Ябыктырып бетерү Бик нык ябыктыру. Җирәнне ябыктырып бетерделәр, коры сөяккә калып бара – шунысы җанны кыя. М.Хуҗин. Ике ай буена көненә берничә мәртәбә сорау aла-ала, һәр сорау алу вакытында бик нык кыйнап, тәмам хәлсезләндереп, ябыктырып бетергәннән соң, ниһаять, Мичуринны төрмәдән чыгаралар. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә