ЯБЫ’К-КАКЧА с. Чандыр; ит кунмаган. Апа спектакльдә Искәндәр булып уйнаган ябык-какча гәүдәле Ирек Баһмановка карап алды, аннары, килеп, аның кулыннан тотты да болай диде: – Әйдә үземә кунакка. Хатының явыз сине ачка интектереп, коры сөяккә калдырган лабаса. Ш.Маннапов. Карадан киенгән ябык-какча йөзле карт беренче карашка гомерен тауларда үткәргән көтүчене хәтерләтә. А.Сафин |