ЯБЫК II с. 1. 1) Ябылган, ачык булмаган; бикле. Фәтхерахман карт Акъялны, инде өч яше тулып килүгә карамастан, әле һаман ябык абзарда, әнисе янында йөгәнсез-баусыз гына тота иде. В.Имамов

2) Эшләми торган; эшчәнлек алып барылмый торган. Каһирәдә танклар, җимерек биналар, ябык мәктәпләр, кибетләр... Сөембикә. Авыл саен ябык клублар моңсуланып утыра. Кызыл таң

3) Өсте ябулы; капкачы булган; өстән һәм ян яктан капланган, ябылган. Безләрне, өсләре брезентлар белән ябык йөк машиналарына төяп, Павлодардан биш йөз чакрымнар ераклыктагы Биш Карагай районына алып киттеләр. А.Хәсәнов. Киен дә чык, тышта сине ябык көймәле арба көтә. В.Имамов

4) Ачык урыннары, ерыклары, тишекләре булмаган; гәүдәнең күп өлешен яисә билгеле бер урыннарын каплый торган (кием тур.). Безнең татар халкы өчен хас булган кием матур итеп яулык бәйләп һәм ябык күлмәк киеп йөрү. Безнең мирас. Ябык туфли һәм биек үкчәләр турында онытып торыгыз. Сабантуй // Ачык булмаган; ябылган (киемнең билгеле бер өлеше тур.). Аның чүәге Сөмбеләнеке кебек, өстендәге ябык изүле, озын җиңле чуар чәчәкле ситсы күлмәге күрше апасыныкы шикелле, юл тузаны кунмасын өченгә бөркәнгән күгәрчен тамагы төсендәге сатин халаты әнисенекедәй таныш. К.Кәримов

5) Изүне яба торган; уемы муенга кадәр җиткерелеп, ияк астыннан яки арттан төймәләнә торган (яка тур.). Рәшидәнең өстендә киң итәкле, тар җиңле, ябык якалы кара зәңгәр озын күлмәк иде. Ә.Еники. Аның өстендә ябык якалы кыска тужурка, аяк йөзенә үк төшеп торган озын тар чалбар, аягында тәбәнәк үкчәле ботинка иде. М.Гали

6) Билгеле бер төркем кешеләр өчен генә булган; читләр кабул ителми торган. Анда үтеп керүе дә җиңел түгел икән ябык оешма санала! М.Вәлиев. Ул бу ябык түгәрәктән чыгу юлын үзе табар. А.Нәҗми

7) Билгеле бер кешеләргә генә керү рөхсәт ителгән. Суд утырышының ябык рәвештә үткәрелүе дә очраклы түгел: жандармериянең кара эшен мөмкин кадәр яшерен эшләргә кирәк була. М.Мәһдиев. Киров районы судының матбугат сәркатибе Булат Батыршин сүзләренчә, беренче утырыш ябык булачак. Безнең гәҗит

8) Катнашучыларның саны чикле булган. Конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән эскиз проектларының берсен дә кабул итмәде һәм иң яхшы эскиз проектына ябык бәйге үткәрергә карар кылды. Сәхнә // Катнашучыларның, авторларның исем-фамилияләре күрсәтелмәгән. Бу оригиналь әсәр драматургия буенча республика ябык конкурсында бүләкле урыннарның берсен алды. А.Әхмәдуллин. Әсәрләр ябык тәртиптә, авторы күрсәтелмичә, бары тик девиз куелып тәкъдим ителә. Идел

9) лингв. Тартык авазга тәмамланган (иҗек тур.). Шушы юл белән тикшереп карасак, татар телендәге әлеге 9 сузыкның сүзнең башында һәм ахырында да, ачык һәм ябык иҗекләрдә дә һ.б. очракларда да мәгънә аеру өчен хезмәт итә алулары күренә. Ш.Асылгәрәев

10) мед. Тышкы симптомнары булмаган; эчке. Нинди туберкулёз: ачык формасы яки ябык формасымы? Безнең мирас. Ә ябык формадагы авыру булганда басымны сизмичә мөмкин түгел, чөнки күз алмасы өянәк сыман авыртып ала. Кызыл таң

11) Читләр белән аралашмый торган, аралашучан булмаган. Әйтергә кирәк, Казанда уйнаганда, Зиновьев журналистлар өчен иң ябык кешеләрнең берсе булды. Ватаным Татарстан. Димәк, алар – характерлары буенча ябык кешеләр? Татарстан яшьләре

2. хәб. функ. 1) Бикләнгән; бикле. Шулай да кибетләрнең күбесе ябык иде, анда-монда төркемләшеп торган, үзара нидер кызып сөйләшкән, сатулашкан кешеләр күренә иде. Н.Фәттах. Нигәдер китапханә дә ябык иде. Н.Гыйматдинова

2) Юк; ачык түгел; өзек; барып, үтеп булмый. Шашкынлыктан айныгач аңладым: Карамалыга юл өзелгән, Хәтимәгә юл ябык!.. И.Юзеев. Шарлык аша Ырымбурга юл ябык. З.Зәйнуллин

3) Бетте, тәмам. Аннары Солтанов торып басты да: – Партком утырышы ябык, диде. Ф.Садриев. Ишеттегезме сез, җыелыш ябык, дигәнне?! В.Нуруллин

4) күч. Билгеле бер эшне үтү, башкару мөмкин түгел. Нәшриятка да юллар ябык. А.Хәсәнов. Монда сәүдә өчен бөтенләй юл ябык, ә тегендә, хак булса, салым талап җелегеңне суырмыйлар икән. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә