ЯБЫК I с. 1. 1) Тире астында май катламы булмаган; көр булмаган, арык; киресе: симез. Болар – сугыш вакытында тылның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә кичергән, йончыган, ябык, сөякчел яшүсмерләр иде. М.Мәһдиев. Сәгыйть аның ябык, ямьсез йөзенә игътибар беләнрәк карады, һәм бу йөз аңа беренче мәртәбә элеккечә йомыкый булып түгел, бәлки, матур булып, горур, хәтта кыю булып күренде. Н.Фәттах

2) Кирәкле тозларга, ашламага ярлы (туфрак тур.). Ябык туфракта уңыш начар була

3) сөйл. Һава торышы начар булу сәбәпле, игеннәр уңмаган, азыкка мохтаҗлык зур булган (ел тур.). Кара да гынай урман, караңгы төн, Ябык еллар, авыр замана. Ахры, кемдер юлдаш таба алмый, Урман буйлап килә, зарлана. Р.Шәрипов. «Кара, ничек охшашканбыз!..» – Дип бер көлешсәң иде! Ябык елларның хәлләрен Сорап белешсәң иде. Р.Рахмани

2. рәв. мәгъ. Уңышсыз булып, начар хәлдә, ярлы рәвештә. Россиянең кырларында ул чак агач сука, агач тырмалар. Елның-елы еллар ябык килгән, елның-елы иген уңмаган. Г.Латыйп. Җитмәсә, заманасы да ябык килде бит аның! Завод бөлде, эш хакы алу бетте. М.Маликова

3. хәб. функ. Игеннәр уңмауны, азыкка мохтаҗлык зур булуны белдерә. Еллар ябык, Туна буенда да, Идел буенда да тормыш авыр, ни ризыгы, ни күңел кызыккан кием-салымы җитеш түгел. Т.Әйди. «Карурман» җырындагы «заманалар авыр, еллар ябык» дигән сүзләр көннән-көн актуальрәк яңгырый... Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә