ЯБЫГУ ф. Ябык (I) булып калу, тәннең тулылыгы кимү; арыклану, ябык-какча хәлгә килү. Ябыга, сула, төннәрен йокламый, телсез калгандай, бер кеше белән дә сөйләшми. Г.Галиева. Хәтта маңгаена сырлар ятты аның, ак чәчләре күренгәли башлады, шулай ябыкты, кигән күлмәкләре җилфердәп торалар иде. К.Кара

Ябыга бару Акрынлап ябыгу. Йөзе кайгылы, сабыр, ләкин бу сабыр кайгы аңа бик авырга килә, ахрысы, чөнки ул көннән-көн ябыга бара. Г.Әпсәләмов. Ә ул, ни хикмәттер, ябыга бара икән... Ш.Галиев

Ябыга башлау Ябыгырга тотыну; ябыгу билгеләре сизелү. Мин моны шуннан әйтәм, соңгы көннәрдә безнең сыер күзгә күренеп ябыга башлады. В.Нуруллин. Юк, сезгә ярамый, сез кайчан болай ябыга башладыгыз? З.Кадыйрова

Ябыга төшү Бераз ябыгу; тагы да ябыгу. Бераз ябыга төшкәнгәме, яңак сөякләре калкыбрак тора. Р.Низамиев. Тик соңгы вакытта Иршат бераз ябыга төште. Р.Кәрами

Ябыгып алу Тиз арада ябыгу; кыска вакытка ябыгу. Берара ябыгып алгач, Сиринәгә бик күпләр социаль челтәрләрдә: «Ничек ябыктыгыз? Серегезне әйтегез әле», дип язганнар. Сөембикә

Ябыгып бетү Тәмам ябыгу; бик нык ябыгу. – Сереңне миңа гына әйт, югыйсә ябыгып беттең инде, мин беркемгә дә чишмәм, ач сереңне, җиңелрәк булып китәр, дигән. Н.Акмал. Төннәр буе проект төзим дип утыра, юньләп йокы күрми ябыгып бетте. М.Маликова

Ябыгып җитү Тиешле дәрәҗәдә ябыгу; бик нык ябыгу. Ябыгып җитеп йөргәндә, җыр ачадыр минем күңелемне. Г.Рәхим

Ябыгып калу Берәр тәэсирдән, вакыйгадан соң ябыгу. Элек тә какча иде, уразадан соң тагын да ябыгып калды кебек. Р.Батулла. Бер төн эчендә Зыятдин карт ябыгып калды, күзләре эчкә батып, болай да юка борыны кылыч кебек тырпаеп чыкты. Р.Вәлиев

Ябыгып килү Соңгы арада акрын гына ябыга башлау. Кыз күзгә күренеп ябыгып килә

Ябыгып китү Тиз арада сизелерлек ябыгу. Ябыгып киттең әле бу арада, улым, нинди борчуларың бар соң? А.Вергазов. – Ябыгып киткәндәй күренәсең, ашарга җитәме соң? дип сораштырырга омтылды Зарифа, ике арадагы бозны эретергә тырышып. К.Кара

Ябыгып кую Берәр эш-хәлгә кадәр ябыгу. Җәй җиткәнче ябыгып куярга кирәк



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә