ЯБУЛЫ с. 1. 1) Өсте каплап эшләнгән; өсте ябып куелган. Бара торгач, юлда, арба юлы олы юлга тоташа торган турыда, юл буендарак ябулы ындыр табагы күренде. Н.Фәттах. Өйләреннән куып чыгарып, ябулы машинага утырталар да станциягә алып китәләр. Р.Габделхакова

2) Нәрсә белән булса да капланган, бөркәлгән. Өстенә яшел парча җилән кигән Илбарс хан алтын белән көмешкә манган өсте ябулы тәхеттә утыра иде. А.Тимергалин. Кесәсеннән ике таблетка-төймә чыгарып, аны йотарга кушты, өсте ак чүпрәк белән ябулы өстәлдән бер стакан су алып бирде. Ф.Садриев

3) Ябып яки бикләп куелган; ачык булмаган. Зират коймалары төзек, капкалары ябулы, йөзьяшәр агачлар, мәңгелегеңне онытма дигәндәй, серле шаулап утыралар. Б.Рәхимова. Өйнең алгы, аш-су ягы мунча сыман эсселәнгән булса да, тәрәзәләре ябулы кунак ягы ярыйсы гына чамада җиләс иде. А.Хәлим

2. рәв. мәгъ. Ябык рәвештә, ябылган килеш, ябылган хәлдә. Буфеты бер көн ачык, биш көн ябулы була. А.Хәсәнов. Лапас эчендә өчме-дүртме бозау ябулы ята. Г.Гыйльманов // Ябылып. Атна буе караңгы, кысан таш сарайда ябулы ятып, шушы якты көнне, һавада бөтерелгән сыерчыкларны, әремнән әремгә куна-куна, кырлар буйлап очкан көмештәй ак пәрәвез җепләрен бик сагынган. Л.Хәмидуллин

3. хәб. функ. Ябык булу, япкан булу, ябык күренү. Шылт тавыш юк, Хәтта кошлар очмый, Ишек-тәрәзәләр ябулы. М.Шабаев. Төн йолдызлы шәлен ябулы. Г.Корбанова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә