ЯБУ II и. иск. 1) к. япма ( 2 мәгъ.). Сыерга ябу килешми. Әйтем. Ябулары яймә алтын, Бар шайманы чын алтын. Дастан

2) Нәрсәнеңдер эшен, эшчәнлеген туктату, гамәлдән чыгару эше. Юкса мондый кыскартулар, ябулар – ил күләмендә алып барыла торган сәясәт. Ватаным Татарстан

3) Кулга алу, тоткын итү, төрмәгә утырту эше. Бар әйт, таралсыннар, бүген калада бик күп тентүләр, ябулар бара, ди. Г.Ибраһимов

4) Тоткынлык, әсирлек; хәбес, төрмә. Уфада да интектерәләр, ябуда тотып газаплыйлар. И.Юзеев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә