ЯБУ I ф. 1) Этәреп, төшереп, каплап һ.б.ш. юллар белән ниндидер ачыклыкны томалау. Урындык аркасына эленеп торган кызгылт пакетка китапны тыкты, тавыш-тынсыз гына ишекне ябып, бүлмәдән чыкты. А.Хәлим. Кинәт исенә килеп, ашыгып-кабаланып тәрәзәләрне ябарга кереште. Г.Гыйльманов

2) Берәр әйбернең өстен капкач яки башка берәр нәрсә белән каплау, томалау. Машинабыз бер чокырдан чыгып икенчесенә төшкән чагында, савымчылар ныклап беркетмичә йокы аралаш кына япкан капкачлардан сөт бөркелеп, чалбарыбызны, ә кызларның итәкләрен юешли. К.Кәримов. Чү, башта бу чиләкнең капкачын ябыйк, Сәлимә. Н.Гыйматдинова

3) Кем яки нәрсәнең дә булса өстенә, ачык урын калдырмыйча, берәр әйбер җәю, каплау, бөркәү. Аннары ул малайның җиңел юрганын рәтләбрәк япты, яшь математикның тыңлаусыз чәченнән сыйпады да карават янындагы яшькелт торшерны сүндерде. А.Тимергалин. Тәскирә, акрын гына кузгалып, сак кына тотып, кызының башын тау кебек өелеп торган мендәрләр өстенә күчереп куйды, өстенә шәльяулыгын япты. Г.Гыйльманов

4) Авыз, күз кебек ачыла-ябыла торган әгъзаларны ачылганчыга кадәр булган хәленә кайтару. Авызыңны ябарга да өлгермәссең, хан бабаңның мирасыннан колак какканыңны сизми дә калырсың. Д.Салихов. Алайса ник үзең дә күзләреңне япмыйсың? Г.Гыйльманов

5) Җәелгән, ачылган, таратып куелган нәрсәне кире җыю, каплау. Ниһаять, Мансур да китабын япты, аяк очларына гына басып, юыну бүлмәсенә чыкты. Г.Әпсәләмов. Мин инде, болардан соң миңа сөйләр сүзе калмагандыр дип, блокнотымны япкан идем. М.Мәһдиев

6) Яшерү, күрсәтмәү максаты белән, күренмәслек итеп махсус каплау. Күлмәк чабуларың Аякларыңа кыстың. Күкрәкләрең тиз-тиз ябасың, Ашыга-ашыга үзең барасың. Х.Камалов. Бер өйгә битләренә кара капрон оеклар япкан ике бандит бәреп керә. Т.Галиуллин

7) Кемне яки нәрсәне дә булса бина, корылма һ.б.ш. эченә кертеп калдырып, чыгу юлын каплау. Гөлфия сыер савып, сарыкларны ябып керде дә план язарга утырды. Р.Айзатуллин. Хәлим сыерларны лапаска ябарга булышты. Г.Гыйльманов

8) Йозак, ачкыч һ.б.ш. белән бикләү (бина, корылмалар тур.). Рәмзия: – Мөнирҗан абый, бүгенгә җитеп торыр, кибетне ябам, – дигәч кенә туктады һәм үзенең арыганлыгын сизде, җәрәхәте дә сыкрый иде. Н.Әхмәдиев. Мәктәпне ябып кайтып китәргә җыенган вакытта килде ул, бер сәгать чамасы сөйләшеп утырдык. М.Вәлиев

9) Нинди дә булса корылманың өстенә япма, түбә ясау. Таһирлар, мунчаның сайгакларын җәеп бетереп, түбәне ябарга керешергә җыеналар иде. А.Хәсәнов. Хәзер инде аңа беренче көннәрдәгегә караганда күбрәк түли башладылар, курчак өйнең, ниһаять, түшәмен яптылар, эчке жиһазларын яхшырттылар. А.Азимов

10) Басу, күмеп китү, билгеле бер урынны, җирлекне тоташ каплау (үлән, кар, тузан һ.б. тур.). Һәр таң урап кайтыр юлларымны Юка гына кырпак кар япкан. Р.Бикбаев. Ачы җиллəр исə салкын яктан... Күл өстен дə инде бозлар япкан... Ф.Фәтхи

11) Яктылык чыганагын, күк йөзен тоташ томалау. Инде күптән кояш күренгән юк, Күкнең йөзен болыт та япты. Ф.Яхин. Әнә бит, кичке эңгер-меңгергә вакыт ерак булса да, авыл өстен куе томан япкан. Г.Гыйльманов

12) Кереп-чыгып яки үтеп йөрү юлын бикләү, ябу; кая да булса керүне, үтүне туктату. Сәгать төнге икегә, чикне ябар өчен, чик саклаучылар белән таможенниклар килә. М.Юныс. Зур базарлы авыл иде, юл чатында утырган авылны, олы юлны ябып, юл аркылы мәктәп төзеп куйдылар да шулай юлсыз ясадылар. М.Мәһдиев

13) Нәрсәнең дә булса хәрәкәтен, агышын туктату. Җибәриек кышны агызып. Елгаларны япты, бикләде ---. М.Җәлил. Һәм җавап көтми генә дәвам итте: – Краннарны яптык. Хәзер тынычланыр барысы да. Ф.Җамалетдинова

14) Кемнедер ирегеннән мәхрүм итү, төрмәгә утырту. Урларга да ярамый. Тоталар да ябалар. Т.Миңнуллин. Бабай, бәхетеңә миңа килеп каптың. Мин булмасам, сине ябалар иде. Д.Салихов

15) Ирексезләп дәвалау өчен хастаханәгә салу, урнаштыру, озату (мәс., психик яктан тайпылышлы кешене). Ниһаять, аны акылсызлар йортына ябалар. Ф.Хөсни. Күпме яптык инде без үз акылында булганнарны җүләрләр йортына, анда баргач, чыннан да акылыннан яза кеше... Р.Батулла

16) Авырткан, яраланган урынга берәр нәрсә кую, бәйләү. Кутыры куба башлаган ярага әрекмән яфрагы япты һәм, кайчандыр ак булган эчке күлмәген ертып алып, җәрәхәтен бәйләде. И.Хуҗин. Соңыннан әлеге массаны сөлгегә сылап, йокларга ятар алдыннан, авырткан урыннарга ябам. Ватаным Татарстан

17) Аркага, җилкәгә салу яки өскә нәрсә дә булса кимичә генә бөркәү; бөркәнү. Һәнүз Асяның иңнәренә үз пальтосын япты, үзе свитердан килеш, яланбаш кына һава алды. Х.Хәйруллин. Әти артыннан коридорга чыктым, өстенә ак халат япкан кара пәлтәсе табиб бүлмәсе янында күзгә чалынып алды. Х.Ширмән

18) Башка бәйләү. Алларында ак яулык япкан олы яшьләрдәге бер татар хатынын күргәч, алар аптырап калдылар. Ф.Бәйрәмова // Алга, билгә бәйләү (алъяпкыч, япма тур .). Былтыр, алдына ап-ак алъяпкычлар ябып, Әлмәт базарында әтисенә бал да сатышты. А.Хәсәнов

19) Хатын-кыз йөзен каплау. Беркөнне ат эчереп кайтам елгадан – юлыма бер кыз очрады. Суга бара бу. Битен япмаган. Н.Фәттах. Күзләремне ала алмый тордым Ак пәрәнҗә япкан гүзәлдән. Р.Вәлиев

20) Нәрсәнеңдер өстен буяу һ.б.ш. белән каплау. Билен буган киң каеш астында сызма пистоль, көмеш бизәк белән япкан кылыч кыны. В.Имамов

21) Оешма, предприятие һ.б.ш.ның эшен, эшчәнлеген, хәрәкәтен туктату. Тик менә мәктәпне ябарга җыеналар шул, авылда балалар җитми. З.Хәким. Чөнки милли уку йортларын, беркем белән дә киңәшмичә, ата-аналар фикере белән санашмыйча, бер-бер артлы ябарга керештеләр. Л.Хәмидуллин

22) Йомгаклау, эшен бетерү, тәмамлау, төгәлләү. Утырышны ябып, бюро членнарын таратканнан соң, Гадел абый мине үз кабинетына алып керде. В.Нуруллин. Җыелышны ябам дигәндә генә Вильданов яңадан сүз сорады: – Бер генә минутка, иптәшләр! Х.Хәйруллин // Туктату, бетерү, алга таба дәвам итмәү (сөйләшү, фикер алышу һ.б. тур.). Яптык бу теманы, ишетәсеңме, үзем исән чакта шушы бусагадан да атлап кермәячәкләр. Р.Хәбибулла

23) Тикшерү, эзләнү барышын алга таба дәвам итмәү, ул юнәлештәге эшчәнлекне туктату. Прокуратурада, Филатов ялгышмас дип, эшне ябарга булдылар. З.Мәхмүди. Бер еллап вакыт узгач, ординатурага обком секретареның кызын алалар, апаның темасын ябалар, апам ординатурадан китәргә мәҗбүр була. Ф.Бәйрәмова

24) Сезонлы эшләрне, чараларны билгеле бер вакытка кадәр туктату; алда сүз барган өлешен – әлегә кадәр эшләнгәнен төгәлләп кую. Тагын бер бакча сезонын яптык, күңелгә моңсулык иңде. Татарстан яшьләре. Быел 26 нчы сезонны яптык. Казан утлары

25) сөйл. Кайнатып, маринадлап яки башка ысул белән консервацияләү. – Йөзәр банка компот ябам, кыяр-помидордан салат ясыйм, ди ул. Сөембикә. Җәй җиттеме, кайнатма ясап, салат ябып, кыяр тозлап калырга тырышам. Ватаным Татарстан

26) Түләп бетерү, тәмам итү, исәп-хисапны өзү, тотылган акча, чыгым һ.б.ш.ны кире кайтару. Эш тәмамланып, судка җибәрелү сәбәпле, без дә исәп-хисапларны яптык һәм Мәскәүгә озаттык. Х.Ширмән . Мин ике көн актарган кәгазь боткасын ул өч минутта карап чыкты һәм болай диде: «Мин ике кредитны ябам». Безнең гәҗит

27) диал. Берәүнең гаебен икенче кешегә сылтау, аудару. Бер миллион акчаны эшкә тыгабыз, диме! Юк, Тата апага җиткерергә кирәк, я миңа сылтап калдырырлар, сериалларда була бит: тегесе ала, моңа ябалар! Р.Сәгъди. Ялгышларын язмышларга сылтый, Гаепләрем аңа ябам, дип. Р.Мөхияр

28) Карта уенында: көчлерәк карта белән каплау, басу. Чү, нишлисең? – Ябам. Юләр, простой белән козырьны ябалармыни? Г.Коләхмәтов

29) күч. Яшереп калу, чәлдерү, йому; урлау. Бер атна элек кенә бер казакъның мең тәңкәлек куй маен подвалчы Җамалый белән бергәләп япканнар. Г.Камал

Яба башлау Ябарга керешү. Аңлашылганча, әсирләрне ниндидер торакка яба башладылар. Ф.Яхин. – Саташасыңмы әллә? дип кычкырды Айсинә, инде яба башлаган ишеген кире ачып. Н.Көбәш

Яба тору Берәр эш-хәлгә кадәр ябу; даими яки әледән-әле ябу. Табылган, дошман булулары расланганнарны төрмәгә яба торалар. А.Гыйләҗев. Яба торалар, артларыннан ачыла бара. Ватаным Татарстан

Яба төшү Бераз ябу. Фәһимәнең икегә бүленеп үрелгән авыр толымнары, киң маңгаен бераз яба төшкән чәче аның түгәрәк йөзенә бик килешле. Д.Каюмова. Каен, яшел чуклы шәльяулыгын хатынның дерелдәгән иңнәренә яба төшеп, калтыранып куйды. А.Әхмәтгалиева

Ябып алу Тиз арада ябу. Оксана үзенә килешле алъяпкычын ябып ала да: Мине эзләсәгез, мин монда, кухня якта, дип аваз сала. А.Хәсәнов. Мин тиз генә чыктым да, ишекне ябып алып, ишеккә артым белән торып, ишек шакучы белән сөйләшә башладым. Сөембикә

Ябып бетерү Барысын да ябу, тулысынча ябу. Бу яңгыравыклы шат көй һәммәсен дә искәртеп уза кебек: Тәрәзәңне ябып бетермә әле син! ди шикелле. Г.Бәширов. Шуннан соң профессор урыныннан сикереп тора да бераз ачык калган ишекне ябып бетерә башта, аннары, бармагын иреннәренә аркылы куеп, тс-с дигән кисәтү ясый һәм, урынына барып утырып, ашыга-ашыга 5 лене чәпи. Т.Нәҗмиев

Ябып җибәрү Җае белән; берәр нәрсәгә өстәмә буларак ябу. Түбәләрен ябып җибәргәч, таш пулатлардан бер дә ким булмаячак. Г.Әпсәләмов. Шуның өстеннән кечкенә яшел шәл дә ябып җибәрсәңме? Ф.Бәйрәмова

Ябып җиткерү Тулысынча ябу; тиешле дәрәҗәгә китереп ябу. Ул ишекне ныклап ябып җиткермәгән икән, эчтә сөйләшкәннәре ишетелеп тора иде. М.Маликова

Ябып калу Ябарга өлгерү. Мәскәү малын ябып калу яңа чыкты. Г.Тукай. Нәрсә булмый инде, әллә минем акчаны ябып калмакчы буласыңмы? Г.Камал

Ябып килү Күптәннән бирле эзлекле рәвештә ябу. Компания безнең илдәге сәүдә нокталарын инде өченче ел рәттән ябып килә, быел исә аларны бөтенләй диярлек бетермәкче. Татарстан яшьләре

Ябып кую Тиз арада яки алдан ябу. Йөгереп килә дә, шап итеп, әрҗәләрнең өстен үк ябып куя: Исе дә әрәм булмасын, исе дә! Г.Бәширов. Кое авызы җирдән чак кына калку, өстен табаклы тимер белән ябып куйганнар. А.Тимергалин

Ябып ташлау Тиз генә, җәһәт кенә ябу; ялгышлык, кызулык, ачу белән ябу. Ләкин аның да, башкаларның да зур бәхетсезлегенә каршы, көтелмәгән бер вакытта бу мәктәпне хөкүмәт ябып ташлады. Г.Ибраһимов

Ябып тору Әле, хәзер ябу; вакытлыча ябу; даими ябу. Капканы ябып торыйк мәллә, атасы? Т.Миңнуллин. Ярый әле «светофор» Ябып тора юлларны... Э.Шәрифуллина

Ябып чыгу Барысын да рәттән ябу, барысын да берәм-берәм ябылган хәлгә китерү. Ирләр абзар-кураларны төзәттеләр, искергән салам түбәләрне яңа салам белән ябып чыктылар. М.Галәү. Су сибәргә килгән хатыннар, бергәләп, электән үк әзерләнеп куелган чыпталар, үрмәләр, әрекмәннәр белән яшелчәләрне ябып чыктылар. А.Алиш

Ябып яту сөйл. к. ябып тору. Кыскасы, яңа йортта яңа, матур тормыш башланыр, ә хәзергә әле кемдер тәрәзә яңакларын буяп маташа, кемнәрдер түбә ябып яталар. И.Абдуллин. Тагын бер олы гына бинаның түбәсен ябып яталар. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә