ЯБГУ и. тар. Кайбер төрки дәүләтләрдә ханнан соң икенче зат, югары дәрәҗәдәге хаким; хөкүмәт башында торучы зур түрә. Егерме биш хатыны, алтмыш кырнагы булган кырык җиде яшьлек Җөфүт каган Алмыш ханның кызы Аппакны – угыз ябгусының сеңелесе Айкын хатыннан туган гүзәл Аппакны – үзенә егерме алтынчы хатынлыкка сораган иде. Н.Фәттах. Хәзерге Көнбатыш Казахстан җирендә яшәүче угызларда гаскәр җитәкчесе Әтрәкнең сүзе аларның башлыгы – ябгу сүзеннән үтемлерәк булган, ә ул исә Болгар патшасы белән туганлашкан һәм исламны кабул итүгә каршы килмәгән. Р.Хәкимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә