ЯБАЛДАШЛАНУ ф. 1) Бик күп ботаклар чыгарып, киңәеп, тармакланып китү (агач тур.). Безнең бакча исә үзебез Әлмәттә яшәгән арада нык куерган, алмагачлар ифрат та үсеп, ябалдашланып күкне томалаган, күләгәләгән яшелчәгә әллә ни уңайлык калмаган. Б.Рәхимова. Утыртасы агачлар утыртылып ябалдашланган, балалар үсеп җитеп дөнья кендегенә тоташтырылган, салынасы йорт-диварлар салынган. Р.Фәйзуллин

2) күч. Тармаклану, җәелү, артып, үсеп китү. Аның күргән-белгәннәре, кичергәннәре хакында сөйләүгә күчкәнче, нәсел-нәсәбәсе, ата-ана, әби-баба ягыннан киң тармакланып, ябалдашланып үскән, тирән тамырлар җибәргән шәҗәрәсе белән танышып китү кызыклы булыр кебек. Р.Корбан

Ябалдашлана бару Торган саен ныграк ябалдашлану. Тирәк ябалдашлана бара

Ябалдашлана башлау Ябалдашлану билгеләре күренү. Без утырткан агач та ябалдашлана башлаган инде. Р.Вәлиева

Ябалдашланып бетү Бик нык ябалдашлану. Бик нык үсеп киткән, ябалдашланып беткән ул агач өйгә көн яктысын үткәрми диярлек. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә