ЯБАЛДАШ и. Агач кәүсәсе башында тармакланып, куе булып үскән ботаклар. Кире урман юлына чыкканда, баш очларыннан, киң канатлары белән имән ябалдашларына тия язып, зур бер кош очып үтте. М.Маликова. Көн кичкә авышкан инде, кояш яктысы юан кәүсәле карамаларның калын ябалдашлары каплаган туплауның кара көзгесендә куерып, саранланганнан-саранлана бара. А.Хәлим |