ЯБАЛАКЧЫК и. зоол. 1) Ябалак кошлар семьялыгыннан урманнарда, саванналарда, далаларда яши, күбесенчә бөҗәкләр белән туклана торган соры төстәге зур булмаган ерткыч кош; русчасы: совка. Елга исеме кергән атамалар: Уссури ябалакчыгы, Амур ягылбае, Амазонка тутый кошлары, Амур кече күлбугасы. Фән һәм тел 2) Ябалакчыкчалар семьялыгыннан кортлары авыл хуҗалыгы культураларына зарар китерә торган коңгырт төстәге төнге күбәләк; русчасы: совка. Ләкин, ябалакчык, кәбестә күбәләге, алма күбәләге кебек корткычлар белән бергә, кайбер файдалы бөҗәкләр дә юкка чыга. Яшь натуралистларга |