ЯБАЛА’К КОШЛАР и. зоол. күпл. Ябалаксыманнар отрядыннан мәче башлы ябалак, байгыш, йокычан ябалак һ.б. төрләрне берләштерә торган семьялык; русчасы: совиные. Ябалак кошлар семьялыгындагы иң эре кошларның берсе – байгыш, ул бөркеттән кечкенәрәк, ак ябалактан зуррак. Э.Сафина |