ЯБАЛАК и. 1. 1) зоол. Ябалак кошлар семьялыгыннан зур күзле, ыргаксыман томшыклы, йомры башлы төнге ерткыч кош; русчасы: сова. Бераздан ул, ябалак тавышына күнегә төшеп, бетмәс-төкәнмәс хатирәләргә чумды. А.Расих. Төнге тынлыкны ярып кычкырган ябалакларга да игътибарын юнәлдерми горур кыз. А.Нәҗми 2) күч. тирг. Игътибарсыз, оешмаган, таркау, эш рәтен белми торган кеше; күзле бүкән, ачыгавыз. Әй, ябалак, әйтәм ич, зур придан белән, дип. К.Тинчурин. Мәзин үзенең хатынына һәм башкаларга ахмак, хәшәп, надан, ябалак дип эндәшә. Н.Фәттах 2. с. мәгъ. Мамык кебек җиңел һәм күпереп торган эре бөртекле. Әллә ни арада гына салкын җил исә башлады, күк йөзен ябалак кар каплады. М.Мәһдиев. Сирәк-мирәк кенә төшкәләгән ябалак кар астында тоныкланып юкка чыга барган машина эзе тиздән биек коймалы мәһабәт йорт каршына килеп туктады. Г.Гыйльманов ◊ Ябалак күз Игътибарсыз, гамьсез яисә артык ашыгып, ашкынып йөргәнгә күрә аны-моны күрмәгән, сизмәгән кешегә ачуланып әйтелә; акай күз. Ябалак күз! Бир яулыгымны! К.Тинчурин. – Әйтерсең эштә түгел, әнисе йортында утыра, ябалак күз, – дип үртәлде ул. З.Фәйзи. Ябалак шулпасы Исерткеч эчемлек. Әтисез үскән бу чибәр кыз, әле күптән түгел генә күрше авылның ябалак шулпасы ярата торган бер егетенә кияүгә чыгып, бик тиз әйләнеп тә кайткан иде. Ә.Хәсәнов. Шулай бервакыт, безгә, ягъни идарәгә, ябалак шулпасы (Шәледә кайберәүләр исерткеч сыраны шулай дип атыйлар) эчеп, яхшы ук җилләнгән Сәхәветдин абый Сәйфетдинов килеп керде. Ватаным Татарстан |