ЯБАЙ с. фар. диал. 1. 1) Кечкенә, арык, мескен. Әүвәле, баһадир булам дип, ябай әтәч булып йөргәнмен. Г.Каюмов

2) Кыргый, токымсыз, гади. Ябай ат

3) Гади, затсыз, үзенә җәлеп итми торган. Шушы ябай чырайда нинди гүзәллек булсын? Р.Батулла. Ябай кызлар белән уйнап, хихылдап йөрергә тиеш түгелсең. Г.Каюмов

4) Ярлы, гади, тыйнак. Гади, ябай табын, әмма күпме ихлас кызыксыну, эчкерсезлек, җылы хисләр бар аларның мөнәсәбәтендә. Т.Әйди. Ә инеш елгасының икенче ягы, янында ухылдаган бу ерткычның тавышын ишетмәгән, сулышын тоймаган да кебек, үтә гади, ябай үз тормышы белән тик яшәп ята сымак... Л.Ибраһим-Вәлиди

2. рәв. мәгъ. Ярлы хәлдә; начар итеп; гади рәвештә. Кемнәрдер ак күлмәкләрдән чират көткәндә, чәчәк бәйләмнәренә күмелгәндә, шампанскийлар атканда, ябай киенгән кияү белән кәләш ашыгып кына имза куеп чыктылар, Мендельсон музыкасын тыңлап. К.Кара



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә