ЯБАГА и. 1. Хайваннарның язга чыккач коела торган йоны. Ат яисә сыер ябагасын тараганда, тигез, шома сап, шулай итеп, кулда шуышып, әйләнгәләп тормаячак. Н.Фәттах. Вакытында ашатмый, эчертми, өсте ялык-йолык килеп торырлык булганчы ябагадан чистартмый, алашабызны җәен тарантаска, кышын кошевой чанага җикмәдем. А.Хәсәнов

2. с. Бер язда туып икенче язга чыккан, әле йонын коймаган; икенче яшькә чыккан; бер яшен тутырган (колын, ат тур.). Җитәр, энем Сираҗи, алама кешенең теле ачы, ябага тайның бете ачы, дигәндәй, бер нәрсә булса, сыткы сагыз кебек, кешегә ябышасың. Т.Гыйззәт. Буразнага керергә ярамаган трактордан ябага атның яхшырак икәнен аңладым. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә