Я I ( ягез, ягезче) ы. 1. 1) Эндәшү, мөрәҗәгать итү, берәр эш-хәрәкәткә өндәү, әйдәү яисә үтенечне белдерү өчен кулланыла; әйдә. Я, кадерле кунак, рәхим итеп табынга борылып утыруыгызны үтенәм. А.Алиш. Ягез әле, туташ, без әфәндегезгә дә бер җырлап күрсәтегез, булмаса! Ә.Еники

2) Әңгәмәдәшнең фикерен беләсе килгәндә, сүзен дәвам итүен теләгәндә, үтенгәндә, сөйләвен, жавабын ашыктырганда кулланыла; хуш. Я, ничек урман эше, Газзән абый? Г.Әпсәләмов

3) Эш-хәлдән ризасызлыкны белдереп, әңгәмәдәшен оялту, битәрләү, канәгатьсезлек күрсәтү өчен, сорау җөмләдә кулланыла. Я, бу юлы ничек акланырсыз инде? Җ.Фәйзи. Я әйт, нәрсә өчен дип үстерә инде бу мыекны? Р.Мөхәммәдиев

2. кис. мәгъ. 1) я инде, я сәнә. Инде, сәнә сүзләре белән килгәндә үтенеч, ялыну төсмере өсти. – Я инде, бер сызып җибәр, – дидек без, сабырсызланып, – «Галиябану»мы шунда, «Авыл көе»ме, «Наласа»мы, анысын үзең беләсең. А.Расих. – Я сәнә!.. – диде җизнәсе канәгатьсезлеген белдереп. – Үз-үзеңә ясин чыгып утырмачы, зинһар. М.Хәсәнов

2) я әле. Эндәшү һәм өлешчә боеру төсмерен белдерә. Бикчәнтәй агай, я әле, булмаса, тутыккан күңелләрне нечкәртеп, уйнап, җырлап җибәрегез. Т.Гыйззәт. Әйдәсәнә, әйдә әле, кызлар шикелле кыстатма, я әле, ашап кына утырсана әле... Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә