ЮЫРТУ ф. 1) Алгы уң аягы белән арткы сул аягын берьюлы һәм алгы сул аягы белән арткы уң аягын берьюлы алмаш-тилмәш алга ташлап чабу (ат тур.). Малкай да нидер сизенәме, югыйсә һич куаламый да бит үзен, ә ул гел юыртып бара. Г.Галиева 2) күч. Тиз-тиз йөгергәләп йөрү, йөгергән шикелле атлау. Юл белән йөрсәң юыртып йөр; юыртып йөрсәң, юл ырар. Мәкаль. Ул йорт белән мунча арасында юыртып йөргән чакта, җир өстенә караңгылык ятты. В.Имамов Юырта башлау Юыртырга тотыну. Авылны чыгуга, кечкенә чаптар бия томырылып юырта башлады. М.Гали Юырта төшү Тагын да шәбрәк юырту. Атларны юырта төшәбез, алдыбызда Чакматаш иңкүлеге җәйрәп ята. Казан утлары Юыртып китү Юыртырга тотыну. [Колын] Әй берзаман муенын кәкрәйтеп, койрык чәнчеп, төп-төз аяклары белән тып-тып басып юыртып китә, агай! Колаклар шәмрәйгән, күзләрендә ут! Г.Бәширов |