ЮЫРТТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. юырту. Атны юл буе юырттыру

2) сөйл. к. юырту. Без менә шул авылга шәп кенә юырттырып, дәртле кыңгырау тавышы белән сәламләп килеп кердек... Ә.Еники. Ханның мичәүләп җиккән атлары җилле генә юырттырып, кирмәнгә керделәр. М.Хәбибуллин

3) күч. Җиңел, җитез, тигез хәрәкәтләр белән чабу, йөгереп бару. Җиңги мичкә яга, иртәнге аш әзерли торган арада, мин юырттырып кына су алып кайтам, чөнки инде кар яуган, фляганы үземнең үрәчәле кечкенә чанага утыртып йөрим, ә чана арбага караганда күп җиңел ул. В.Нуруллин

Юырттыра башлау Юырттырырга тотыну. Безнең агай да, дилбегәсен кагып, атларын юырттыра башлады. Ә.Еники. Такыр юлдан ат иркенләп, җиңеләеп юырттыра башлады. Н.Фәттах

Юырттыра төшү Ныграк юырттыру. Атларны юырттыра төшик, юкса караңгыга калабыз



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә