ЮЫНУ ф. Үз-үзеңне, бит-кулыңны, тәнеңне юу. Умарта кортлары кеше тәнендәге тир, одеколон һәм аракы исләрен яратмыйлар. Умарта янына чыкканда шуңа күрә ул юынып, чистарынып чыга. М.Мәһдиев

Юына башлау Юынырга керешү. Ул, кушучлап су чумырып алып, шаяра-көлә юына башлады. А.Гыйләҗев

Юынып алу Тиз генә юыну. Әйдә, юынып ал да чәй өстәленә җитеш. Г.Гыйльманов

Юынып бетү Юынуны тәмамлау. Юынып бетеп коенгач, икенче бүлмәгә чыктык. И.Салахов

Юынып йөрү Әле, хәзерге вакытта юыну. Әле юынып йөри, ишетми мине. М.Хуҗин

Юынып тору Һәрвакыт, гел юыну; әле, хәзер юыну. Мин көн дә бик шәпләп юынып торам. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә