ЮЫНДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. юыну. Суд алдыннан бер юындырганнар иде, шуннан бирле тән су күрмәгән. И.Салахов

2) Кемне дә булса юу. Йом күзең, улым!.. Йокыңнан торгач, йомшак күбекле, хуш исле суда юындырырмын үзеңне... А.Гыйләҗев

Юындыра башлау Юындырырга керешү. Әйдә, балакаем, җитте, юындыра башлыйм үзеңне. Г.Галиева

Юындырып алу Тиз генә юындыру. Айбикә инәй баланы юындырып алуга, Барый абзый баланың өстенә җылы чүпрәк каплады. З.Кадыйрова

Юындырып бетерү Юындыруны тәмамлау. [Патшаны] Юындырып бетергәч, Әбү-Сыйр коена торган суга гөлчәчәк суы куша да патшага шул суга керергә куша. Әкият

Юындырып тору Һәрвакыт, гел юындыру; әле, хәзер юындыру. Имче карчык әйтүе буенча, аны җиде төрле кыр чәчәге суында җиде көн тоташ юындырып торганнар. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә