ЮЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. юу. [Малай] Өстенә еш юылудан һәм алмашы булмаудан сизрәп, муртаеп беткән кызгылт киндер күлмәк, кыска киндер ыштан кигән. А.Хәлим. Бүлмәнең идәне чиста иттереп юылган. А.Гыймадиев 2) күч. Кояш, җил, яңгыр тәэсире белән ашалу, уңу, төсе китү. Баш очына кагып куелган агач күптән череп янтайган, гүр иясе Халисәнең исеме юылган. Р.Батулла 3) күч. Агымсу, җил, яңгыр тәэсирендә ашалу, яргалану, җимерелү, куышлану; эрозиягә бирелү. Татарстанда Кама Тамагы районы территориясендә Иделнең уң як ярында урнашкан Сөйке, Юрьев мәгарәләре гипс катламнары юылу аркасында барлыкка килгән. Ф.Гарипова 4) күч. Югалу, бетү, юкка чыгу. Еллар узу белән, аның исеме, фамилиясе хәтердән юылырга мөмкин. Т.Галиуллин 5) күч. Гаеп, гөнаһлар кичерелү. Яшь белән гөнаһ юылмый. Мәкаль. Ә илче Бәгүрнең гомерен кыя калсаң, инде син үзең дә гомер юылмаслык хата кылачаксың. В.Имамов 6) күч. Законсыз табылган байлыкны легальләштерү. Русиядә ярымкриминаль юл белән табылган, юылган акчалар көнендә, сәгатендә диярлек Лондонга, Швейцария банкларына, Француз Ривьерасына китә торалар. Н.Шәрифуллин Юыла бару Торган саен күбрәк юылу. Шәһәр якынаймады. Атлаган саен тоныклана, сыегая, юыла барды. Р.Батулла Юыла башлау Юылуга табан бару. Башта ул [Җиһан әби] картлыктан җетелеге юыла башлаган күз карасы белән сәерсенеп, шикләнеп карады. Г.Гыйльманов Юыла тору Һаман, бертуктаусыз юылу. [Агыйделнең] Ярлары да кеше гомере сыман, кителеп-кителеп кенә юыла тора, юыла тора... М.Шабаев Юыла төшү Бераз юылу; тагын да юылу. Баштарак ул үзенең бу халәтен төгәл генә аңлый алмады, әмма тора-бара карт аңындагы томанлы хисләр пәрдәсе юыла төште. Г.Гыйльманов Юылып бетү Тәмам, бөтенләй, тулысынча юылу. Аның өчен чынбарлык белән хыял чикләре тәмам юылып беткән. Г.Гыйльманов |