ЮШКЫН и. 1) Су кайнаган савытның стенасына утырып калган минераль тоз катламы. Сыешлыкларга утырган юшкын калын-калын кисәкләр булып кубып төшә иде, шуңа да, җаена төшеп алгач, эш ырамлы барды. З.Мурсиев

2) Утырган ләм, ком. Ташкыны кайтса да, юшкыны калыр. Мәкаль. Яр буенда саз да таллык, ауган агач, Юлым бүлеп калка юшкын өркәч-өркәч... И.Диндаров

3) Судагы болганчыклык, куерык, ләм. Ага ташкын, ургый юшкын, Упкын шавы – язлар килде. М.Шиһапов

4) күч. Күңелдә, хәтердә калган авыр хис, начар тәэсир. Бәгырьләрдәге туң юмарт кояш җылысында эреде, күңелләрдәге юшкын кар сулары белән агып китте. В.Нуриев. Алсу бит алмасы буйлап тәгәрәгән яшьләре кибәргә өлгерсә дә, күңел төпкеленә утырган юшкын әле дә булса юылмаган кебек. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә