ЮШ хәб. сүз Ярашлы, тәңгәл, туры килеп тора. Ефәк пута билгә буш, Сатин казакига юш. Җыр. Ул – би, аның сүзе монда юш, ләкин ялгыш алай-болай Мәмлине яклау белдерсә, соңыннан аның күзен дә ачтырмаячаклар. Н.Фәттах ◊ Юш булу к. юш килү. Мусаның Казанга килүе хуш булды һәм юш булды. Ш.Маннур. Хуҗа, эшең уң булсын, Теләгәнең юш булсын, Күңелләрең хуш булсын, Нәүрүз котлы булсын! Г.Макаров. Юш килү 1) Дөрескә чыгу, чынга әверелү. Юраганы юш килеп, Таһирга биш яшь тулгач, Баһир вәзир вафат була. Дастан; 2) Туры килү, ярашлы булу. Шушындый көннәрнең берсендә Алмыш ханның күңеленә юш килгән тагын бер яңалык булып алды. Н.Фәттах |