ЮХАЛАНУ ф. Юхалык күрсәтү, икейөзлеләнү, ялагайлану. Котлы Яранның кайсы урамыннан гына үтмәсен, һәр капка каршында аны [Миңнеханны] бүрек салып, юхаланып каршылыйлар иде. В.Имамов

Юхалана башлау Юхаланырга тотыну. Ул тегеләй-болай боргалана, суга батучы саламга ябышкандай юхалана башлады. Р.Кәрами

Юхаланып алу Берникадәр юхалану. – Юк инде, нишләп кешегә сөйләп йөрсен! – дип юхаланып алды Шәмсия. Ф.Сафин

Юхаланып тору Әле, хәзерге вакытта юхалану. Синең дә кем икәнеңне беләбез. Әйтмим генә. Юхаланып торасың монда! М.Кәрим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә