ЮХА и. 1. 1) миф. Йөз яисә мең ел яшәп, чибәр хатын-кыз рәвешенә кереп, үзе бик ягымлы булып күренсә дә, кеше йоклаганда канын суырып хәлсезләндерә, авыруга әйләндереп үтерә дип күзалланган елан рәвешендәге мифик персонаж. Елан, йөз яшенә кадәр яшәсә, аждаһага әверелә, мең яшькә кадәр яшәсә, юха була, имеш. Миф. Юха булгач, ул җен, пәри кеби булып, төрле сыйфатларга керә ала, имеш, ди... Г.Ибраһимов 2) Ялагай, икейөзле, ялганчы кеше. Бигрәк тә юха инде сез, иеме? Шулкадәр ялагай булырга кирәк бит, әй! Р.Батулла. Тегесе дә юха аның, «башкайларым чатный, үләм!» дип кызгандыра белә. Л.Хәмидуллин 3) күч. Куштанлыгы һәм чибәрлеге белән алдалап, кешене үз файдасына хезмәт иттерә, үзенә карата торган хатын-кыз. Беләм мин ул Рәдинә дигән юханы. Р.Мулланурова 2. с. мәгъ. Ялагай, икейөзле һәм ялганчы. Синең юха телеңә ышанып, тынычлыгымны җуйдым... А.Гыйләҗев 3. рәв. мәгъ. Ялагайланып, икейөзлеләнеп. – Бату хан агаем! – дип, бик кадерле туганына эндәшкәндәй юха башлады ул. В.Имамов. Әйтәм аны, бик юха кыландылар, апакаем да, алмакаем, имеш. Д.Булатова ◊ Юха елан к. юха. Ю-юк, әни, аны исән калдырырга ярамый, ул – юха елан, тагын чагарга уңай вакыт көтеп йөреячәк. А.Гадел |