ЮУ ф. 1) Сабын, порошок һ.б. ярдәмендә әйберне суда ышкып пычрактан арындыру. Кара ташны юсаң да агармый. Мәкаль. Җиз чиләкләрне көлләп юып көянтәләп суга барулар дисеңме?! А.Хәйретдинова 2) Берәр төрле өслекне чылатып, шуның буенча агып үтү. Маңгаеннан аккан кайнар тире Юып төшә ике яңагын. М.Җәлил 3) Үзе белән агызу, эләктереп алып китү. Иртә язларын ук җилләр аның [төпнең] өстендәге карны җәһәт кенә ялмап ала, җылы яңгырлар тузан, чүп кисәкләрен өстеннән юып төшерә, кояшның нурлары тиз генә киптереп тә куя икән. Р.Фәйзуллин. Әллә кайлардагы тау итәкләрен юып килгән инеш суының болганчыклыгына да, йөгереп керүгә үк тәннәрне куырып алган салкынлыгына да, аякларын көзән җыера башлавына да игътибар итмәде ул. А.Фәләх 4) Берәр өслектәге эз, язу һ.б.ш.ны шомартып бетерү, юкка чыгару, тигезләү. Танулары авыр ташлардагы Тамгаларны җил һәм яңгыр югач. Ә.Рәшит. Дулкын юган йөргән эзләрне. Сөембикә 5) күч. Һич тә булмаган кебек юк итү, әсәрен дә калдырмыйча бетерү. Күзендәге якты нурны шомлы уй юып төшерде. Г.Гыйльманов. Кайтса, керсә – үзенеке, Рәмзиясенең ачык йөзе ару-талуларын юып төшерә. Н.Хәсәнов 6) күч. Берәр яхшы эш, мөгамәлә яки үкенү, газаплану һ.б.ш. юллар белән гаепне, гөнаһны кичертү. – Бу хурлыкны каныбыз белән генә юа алабыз! – дип ярсыды [Верещагин]. Г.Әпсәләмов. Намуслы хезмәтем белән ата-анам өстенә ягылган гөнаһны юарга телим. А.Гыйләҗев 7) күч. Кайгы-хәсрәттән һ.б.дан бушандыру. Ничек аның алдына ятып, үземнең кайнар яшьләрем берлә башымдагы кайгыларымны, хәсрәтләремне юармын! Г.Исхакый 8) күч. Җинаятьчел ысуллар белән табылган акчаларны рөхсәт ителгән, рәсми, законлы эшчәнлек алып барган оешма яки предприятиегә кертеп законлаштыру, легальләштерү. Телевизорны һәр көн карап барган кеше буларак әйтәм, алар еш кына безнекеләрне дә эләктерәләр: я акча юган, я ришвәт, я корал саткан өчен. Д.Гыйсметдин. Гөнаһысына керәсе килми, шулай да акча юуның нәкъ менә дәүләт заказлары аша җиңел эшләнүе сер түгел. Ватаным Татарстан 9) күч. сөйл. Яңа алынган яки яңа ясалган, төзелгән берәр нәрсәне котлап мәжлес оештыру, эчү; тахильләү. – Кызым, бар, Мирхәйдәр бабайны чакырып кер, – диде әнисе. – Дипломыңны бөтен авыл белән «юыйк» әле. М.Яһудин ◊ Юган (юып алган) кебек 1) Бик чиста, бер генә тап та булмаган (өслек, өсйөз тур.) Күк йөзе юып алган кебек чип-чиста. Г.Әпсәләмов; 2) Һич тә булмаганча, әсәре дә калмыйча. Баш авыртуы юып алган кебек беткән, зиһене чиста иде аның. М.Галиев. Юып куйган кебек к. юган (юып алган) кебек. Юып куйган кебек җитен кыры Дулкынлана көрән диңгез булып. Ә.Ерикәй Юа бару Һәрберсен, булган берсен юу. Эре су тамчылары тирән җәрәхәттән аккан кан эзен бетереп юа бардылар... Казан утлары Юа башлау Юарга керешү. Зур ай да минем күңелемне үзенең яктылыгы берлә юа башлады. Г.Исхакый Юа бирү Юуын һаман дәвам итү. Ул әлеге кара савытын юа да юа бирде. Ә.Гаффар Юа төшү Тагын да бераз юу. Кулларыңны юа төш Юып алу Тиз генә юу. Бушап калган машинасының ишекләрен, капкачын ачып, су һәм чүпрәк алып, тимер атының астын-өстен, эчләрен юып ала. А.Нәҗми Юып бетерү Ахырга кадәр, тулысынча юу. Урман юлын сугыш алдыннан гына вак таш җәеп, тракторлар белән таптатып ныгытканнар иде, хәзер аның да күп җирен яңгыр, кар суы юып бетерде. А.Гыйләҗев Юып кую Алдан юу; юып әзер хәлдә калдыру. Әнисенең аяк тавышлары тынуга, Һади ипи белән сөтне ялт иттерде дә салкын су белән генә чынаяк чокырын юып куйды. А.Гыйләҗев. Аш бүлмәсендәге өстәлгә сезнең өчен җиләк-җимеш юып куйдым. Х.Ширмән Юып чыгу Тулысынча, башыннан ахырына кадәр юу. Зөһрә тиз-тиз генә идәнне юып чыкты. Н.Фәттах |