ЮСЫК и. 1. 1) бор. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, этик күрсәтмәләр. Ал юсык (аксөякләр өчен кагыйдәләр). Кара юсык (гади халык өчен кагыйдәләр). Юсыкның шулай ук тәртипле, әдәпле дигән мәгънәсе дә бар икән, ягъни юсыкка буйсынган кеше тәртипле һәм әдәпле булып аңлашыла. Н.Фәттах 2) Канун, устав 3) Церемониал, тантана тәртибе. Хан күтәрү юсыгы 2. с. мәгъ. диал. Тәртипле, әдәпле. Юсык кеше аякка карамас, күзгә карар. Мәкаль |