ЮРТАК и. 1. 1) Юыртып – алгы уң аягы белән арткы сул аягын берьюлы һәм алгы сул аягы белән арткы уң аягын берьюлы алмашлап алга ташлап чаба торган, башка чабу рәвешенә күчмичә, озак юыртып бара ала торган ат; русчасы: рысак. Мотор [кушаматлы бия] ипподромнарда тәрбияләп үстергән метис түгел, туган як болыннары тудырган, шунда үскән чын юртак иде. А.Хәсәнов. Күренеп тора нәселле ат, яхшы юртак. В.Ильясов

2) сөйл. Чабышкы. Юртактан тир кипмәс, юбалгыдан чир китмәс. Мәкаль. Юртаклар старт буласы урынга туплануга, әллә кайда тонык кына кыңгырау шалтырады. В.Имамов

2. с. мәгъ. 1) Юыртып чаба торган; йөргәндә башлыча юыртып йөри торган. Тормыш аны, баш бирми торган юртак ат кебек, көтүче малайга аңлашылмаган үз юлыннан үзе теләгәнчә алып бара бирде. Г.Әпсәләмов. Әткәй иртә таңнан «Җүләр» исемле үзен үзе белештерми чаба торган юртак айгырны җигеп эшкә китә, кич арып-талып өйгә кайта. Р.Вәлиев

2) күч. Тиз, кызу йөгерә торган. Куркакның күңеле юртак (андый-мондый хәл булса качам диеп кенә тора). Н.Исәнбәт. Сәетнең эченә билгесез юртак шом үтте. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә