ЮРИ’ДИК с. 1) Юристка, юристларга караган. Киләчәктә юридик эшчәнлек белән артист тормышын аралаштырып булырына ышанам. Кызыл таң. Юридик стаж 2) Юристлар, юстиция хезмәткәрләре әзерләү белән бәйле. Күптөрле эшкә чумса да, Мидхәт, белеменең әллә ни мулдан түгеллеген абайлап, уку ягын кайгырта башлый һәм Казанга, кичке юридик курсларга бара. Т.Әйди 3) Хокук кануннарына, нормаларына, аларны гамәлдә куллануга һәм гадел хөкем чыгару кагыйдәләренә бәйләнешле; хокукый. Безнең эрага чаклы ук әле Греция, Кытай һәм башка ил галимнәренең юридик кануннар хакында әйткән шактый эчтәлекле, мәгънәле, уйландыргыч, кыйммәтле фикерләре бар. С.Поварисов 4) Канунга туры килгән; рәсми, формаль. Сүз монда мәсьәләнең юридик ягын хәл итү турында гына барды бугай. А.Хәсәнов |