ЮРИ рәв. 1) Чынлыкны яшереп, хәйләләп; сынап. Колын, аны [Хәерлебәнатны] үртәп уйнаклый-уйнаклый, арба янына ук килә дә юри артта кала. А.Гыйләҗев. Вахит малайны юри сөйләштерә иде. Г.Гыйльманов. Сания машинадан тиз генә төшми. Берәрсе күрсен дип, юри озак кыймылдый. А.Гыймадиев 2) Шаяртып, кызык өчен, көлке итеп, юрамалый. Мин аны башта шаяра, юри мине куркытырга гына маташа дип торган идем. Г.Рәхим . Моны Рәфис үзенең бу хыялый маҗараларын юри, аннан уздыру өчен уйлап чыгарадыр. А.Вергазов 3) Махсус рәвештә, белә торып; үч итеп, кире ният белән, усаллык белән. Рәмзи әллә онытты, әллә исендә булып та берәр төрле мәкер белән юри онытканга салышты – Равилгә кайсы вариантны алырга икәнен әйтмәде. В.Нуруллин. Әллә инде капкабызны җил ачкан, әллә берәрсе юри ачып киткән, төннәрнең берендә Матурыбыз, ишегалдыннан чыгып китеп, болындагы атлар көтүенә барып кушылган. А.Хәсәнов |