ЮРГАН и. 1) Ябыну өчен мамык, йон һ.б.ш.ны ике тукыма арасына кыстырып, сырып тегелгән урын-җир әйбере. Җәен әйрәнсез булма, кышын юргансыз булма. Мәкаль. Нигәдер, хатын-кыз кулы тисә, мендәрләр кабарып тора, юрганы да пөхтә җәелә, серен беләләр алар. К.Кара 2) күч. Нәрсәне дә булса каплап алган тышкы катлам, каплам. Кырга ак кардан Юрган ябылган; Җир язга чаклы Уйкуга талган. Г.Тукай ◊ Юрган асты фикерләре мыск. Үзен бик хикмәтле кеше санап, әллә нинди каһарманлыклар кыла алуына ышану; шундый фикер һәм фаразлар. Боларның укый торган китаплары Али батыр (хәзрәти Гали), Камыр батыр, Чилбәр батырның җиде башлы диюләр белән сугышкан, Әбүгалисина хәлен тасвир иткән ялган кыйссалардан узмаганга, бөтен зиһенләре вә миләре юк хыял вә юрган асты фикерләре белән чуалып беткән буладыр. Безнең мирас. Юрган кыска Мөмкинлек җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Атларга мөмкин булган хөрмәтне күрсәтергә тырышалар, ләкин юрганың кыска булгач, аякны капласаң – баш ачыла, башны капласаң – аяк шәрә кала. Н.Әхмәдиев. Юрганыңа карап аяк сузу Мөмкинлегеңә, хәлеңә карап эш итү. Юрганыңа карап аягыңны сузасың дигәндәй, Салих машинаның тотылганын – арзанрагын алуны хуп күрде. Татарстан яшьләре |