ЮРГАЛА’У ф. 1) Берьюлы ике уң аягын һәм ике сул аягын алмашлап алга ташлап чабу (ат тур.). Ат юргалар, иясе дан алыр. Мәкаль. Инде ул юрганың сылулыгы, кызлар шикелле буен-сынын биетеп, вак-вак кына атлап юргалап китүләре! Г.Бәширов 2) күч. Вак-вак адымнар ясап, йөгергән сыман җитез атлау. Әнә ул [сабый чак кояшы] Кама ягындагы уйсулыктан кып-кызыл булып, көлемсерәп килеп чыга да чиләкләрен мөлдерәмә тутырып чишмә суы күтәргән матур һәм оялчан кыз шикелле, сөйкемле генә юргалап, авыл каршындагы үргә менеп бара. Казан утлары |