ЮРГА и. 1. Юргалап чаба торган ат; русчасы: иноходец. Атның солтаны – юрга. Мәкаль. Бу кола айгыр бөтен тирә-якның сабантуйларында беренчелек урынын тоткан юрга ак байталның баласы иде. Г.Рәхим. Бәхтиярның куллары дилбегәне аз гына күтәрә төшүгә, кара юрга ачык капкадан чабып чыгып та китте. Н.Яһудин 2. с. мәгъ. Юргалап чаба торган. Күңелемнең юрга тайдай уйнап чапкан чаклары!.. А.Гыйләҗев |