ЮРА’У ф. 1) Фараз итү, аерым күренешләргә, билгеләргә бәйләп, киләчәкне әйтү. Атасы Йагъкуб аның төшен яхшыга юрап, Раббың сине Исхак белән Ибраһим кебек пәйгамбәр итеп сайлыйдыр вә сиңа төш юрауны өйрәтәдер дип аңлата. А.Тимергалин

2) Теләк теләү; берәр эш, ният уңышлы чыксын дип, билгеле бер ырым үтәү. Борынгырак заманнарда авыл халкы, игеннәр ишелеп уңсын, бөртекләре авыр, салмак булсынга юрап, орлык белән бергә йомырка да чәчә торган булганнар! Г.Бәширов. Ах, алмагач, ак алмагач миңа Бәхет юрап ак шәл ябынган. Г.Гыйльманов

3) Билгеле бер күренешнең, эш-хәлнең килеп чыгуын берәр сәбәп белән аңлату, шуннан дип уйлау. Мәгариф бүлегендәгеләр аннан соң да тынмады, әле тегеләй, әле болай юрап, Мортазинның җанын ашадылар. В.Имамов. Ул Сәхиләнең дәртлелеген дә, көлүен дә аның яшьлегеннән, үзе белән бик бәхетле яшәвеннән дип юрады. Д.Каюмова

Юрап бару Һәрберсен, булган берсен юрау. Әнә җизни бөтенесен яхшыга юрап бара: сугышта солдатларның әфисәрләрен тыңламый башлауларын да, кибеттә әйбер бетүен дә. Г.Бәширов

Юрап бетерү Әллә ниләр юрау. Күңел бит ул әллә кайларга йөгерә – [Романның] каймак урлап ашаган песи сыман тавыш-тынсыз гына, шома гына йөреп ятуын [Галия] әллә нәрсәләргә юрап бетергән иде. Д.Булатова

Юрап карау Юрарга тырышу, юрап сынау. Кыз-кыркын --- яңа ел кичәләре оештырган, кичәләрдә тамашалы уеннар уйнаганнар һәм «Кулымдагы йөзегемнең исемнәре...» дип башланган җырлар ярдәмендә яңа елда ниләр булачагын юрап караганнар. А.Тимергалин

Юрап килү Элек-электән үк, күптәннән бирле юрау. Ләкин бүгенгә кадәр ул моны гел яхшыга гына юрап килде. Г.Әпсәләмов

Юрап кую Алдан юрау. Әмма иртән Фәхрәзи бу төшне һич шикләнүсез болай юрап куйды: ниндидер куркыныч яный. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә