| ЮРАМАЛЫЙ рәв. сөйл. 1) Чынлап түгел, шаярып, кызык өчен, көлке итеп. – Чынлап түгел ич ул! Әкият кенә бит! – диделәр. – Көлдерер өчен юрамалый гына сөйләде бит, мәзәк итеп! Г.Бәширов 2) Сынап карар өчен генә. Ул көнне футболка, яшел итәк һәм тапочка киеп чыктым, юрамалый гына, ни әйтер икән дип... Р.Кәрами. – Отлично, акыллым, отлично, димәк, мин кеше буласыгызны алдан күргәнмен, – диде ул, егетне юрамалый сөендереп. Р.Рахман 3) к. юри. Беләм инде, бу вакытта кәнизәкләр юк: ләкин юрамалый, оятлы итәр өчен сорыйм аны. Ф.Әмирхан |