ЮНЬСЕЗЛӘНҮ ф. 1) Юньсез булып китү, юньсезгә әверелү. Менә бераз гына әзерләнсен Харис, --- мәктәпкә баргач юньсезләнеп утырмас, мин беләм дип кул күтәреп кенә торыр. З.Мурсиев

2) Юньсезлек күрсәтү, юньсезлек эшләү. Тик башкалар гына юньсезләнеп арага кермәсеннәр дә юк-бар белән башкаен әйләндермәсеннәр! Ф.Яхин

Юньсезләнә бару Торган саен ныграк юньсезләнү. Тормыш йөген хатын-кызлар тарта, ә ир-егетләр көчсезләнә, юньсезләнә бара. Кызыл таң

Юньсезләнә башлау Юньсезләнергә тотыну

Юньсезләнә төшү Тагын да юньсезләнү

Юньсезләнеп алу Бераз, берара вакыт юньсезләнү

Юньсезләнеп бару Аз-азлап, акрынлап юньсезләнү. Ни хәл итмәк кирәк, җәмгыятебез юньсезләнеп барган бу илдә борчыган мәсьәләләр бик күп шул. Мәйдан

Юньсезләнеп йөрү Һаман, гел юньсезләнү. Үземнең дә ник берсенең юньсезләнеп йөргәнен күргәнем булсын. Н.Гариф

Юньсезләнеп тору Гел юньсезләнү; әле, хәзерге вакытта юньсезләнү. Борынгы мәчет таштан булган икән, бүген ник юньсезләнеп торырга, булгач шәбе булсын, горур басып торсын. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә