ЮНЬСЕЗ с. 1. 1) Булдыксыз, эшлексез; тәртипсез, тәрбиясез, тискәре йогынты ясый торган. Ә урамда юньсез дуслар тиз табыла икән... Г.Гыйльманов

2) Уйламыйча эш итүчән, акылсыз. – Бар бит юньсез бәндәләр! – дип телен шартлатты ул, тапталган игенне күрсәтеп. А.Гыйләҗев

3) Тискәре сыйфатлардан, үзлекләрдән торган, начар. Юньсез үрнәк тиз йогышлы була, дигәннәре хак икән шул. В.Имамов

4) Тупас, дорфа, ятышсыз. Каян килә алайса синең телеңә бу юньсез сүзләр? Г.Гыйльманов

5) Мәгънәсез, чуалчык, буталчык. Мәгънәсез, юньсез уйлар кереп Бутамаса иде күңелне. В.Галиев

2. и. мәгъ. 1) Булдыксыз, уңмаган кеше. Уңган эшен бетерер, юньсезне эше бетерер. Мәкаль

2) Акылсыз, тәрбиясез, тәртипсез адәм. Син юньсез аркасында хәзер халыктан сүз ишет инде. Г.Әпсәләмов

3) Явыз, әшәке кеше. Кайчандыр укып исендә калдырган Германия канцлеры Бисмарк сүзләре хәтерендә яңарды: «Революцияне зур акыл ияләре әзерли, фанатиклар ясый, ә җимешеннән әшәке кешеләр, юньсезләр файдалана». Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә